Татар дальнобойщигының музей-тукталышта күргәннәре. 2нче серия [видео]

-- Лейла

Блогер Нәзим Галимов @nazim__galimov Инстаграмга М-7 (Казан-Чаллы) трассасында урнашкан «музей-тукталыш»ны урнаштырган иде.
Бу видеода ул тукталыш территориясендә булган төрле махсус биналар белән таныштыра.

Игътибарны җәлеп итүче әйберләр арасында су тегермәне бар, аның янында ясалма тегермәнче бабай утыра, шунда ук ашлык үлчи торган махсус үлчәүләр, үргән читән, кирза итекләр эленеп тора. Чыннан да үзеңне башка җирдә, элеккеге заманнарга әйләнеп кайткан шикелле хис итәсең.

Бәйле