Бакчада череп ята, әбиләр кулында «ат»бәясе [видео]

-- Лейла

Чаллының 41нче комплекс тирәсендә һәрвакыт күпләп әбиләр-апалар җыела. Монда алар кулланучыларга үз продукцияләрен тәкъдим итәләр. Бакча җимешләре нинди бәядә — шул хакта белештек.

Күп кеше сырганак сата. Аның майонез савытын 150 сумга тәкъдим итеп торалар иде. Суган — 60, сарымсакның исә бер данәсен 40 сумга сатып утыралар.
Яшелчә, җиләк-җимешкә бәяләр турында күптән түгел видео керткән идек. Подписчикларыбыз кабак турында кызыксынып яздылар. Аның бүгенге бәясе — 300 сум.
— Кабак искиткеч тәмле, баллы, бик каты өлгергән, — дип мактап та алды сатучы.
Уртача зурлыктагы кабак 100-150 сум булса, кечерәкләре 60-70тән йөри, дип тә өстәде.

Бәйле