Рөстәм Нәбиев: «Элек боларга гарьләнсәм, хәзер рәхмәттән башка сүз юк» [видео]

-- Лейла

Хәзерге вакытта Непал илендә булган татар-башкорт блогеры Рөстәм Нәбиев @rustam_nabiev92 Инстаграмга үзенең керләрен юган видеосын куйды. Әйтергә кирәк, Нәбиев дөньяның иң биек тауларының берсе булган Манаслуга кулларында гына менәргә һәм Дөнья рекорды куярга җыена.

Миңа 6 яшьләр чамасы булганда, әти мине һәм абыемны мунчадан соң үз әйберләребезне юарга мәҗбүр итә иде. Ул чагында мин моңа ачуландым, гарьләндем хәтта! Балалар бит моны эшләргә тиеш түгел дип уйладым. Мин әтиемә әлеге кечкенә генә булса да тормыш дәресе өчен рәхмәтлемен, хәзерге вакытта нәкъ шулар мине мөстәкыйль итә.

Тауларда, син тышкы дөньядан тулысынча аерылгач, беркем дә сиңа бишенче ноктаңны (бу образлы гына әйтәм) сөрткәләп йөрмиячәк, хәтта син ике аяксыз булсаң да! Син тулысынча автономияле, син тулысынча үз кулыңда, – дип яза Рөстәм.

Бәйле