Илсөя Бәдретдинова мәрхүм апасын искә алып: «Тәмамлый алмый калды…» [видео]

-- Лейла

Җырчы Илсөя Бәдретдинова телефонынына сакланган матур видео белән бүлеште. Баксаң, мәрхүм Лилия апасының чиккән кул эшләнмәләре калган икән. Мендәр тышын исә чигеп бетерергә өлгермәгән…

— Лилия апай, мәрхүмкәем… Өзелеп тормышны яраткан, уңган, чибәр, акыллы апам… Сабыр канатым минем. Күпме авыр булса да сиздермәскә, борчымаска тырышты.
Кул эшләренә бик оста иде. Инде соңгы ае барганда да мендәр тышлары чикте. Мин ясый тордым, ул чигә торды. Эшсез утыруны күз алдына да китерә алмый иде. Бу мендәр тышы чигелеп бетә алмады… Энәсе саплап, чәчкә үзәген чиккәндә кадап куелган килеш калды… Урының оҗмах турләрендә булсын, апай. Сагынабыз… – дип язган җырчы Илсөя Бәдретдинова.

Бәйле