Блогер Альбина Солнце: «Шушы әйләнчектән шушы әйбер килеп чыга?!»[видео]

Ул Каппадокиядән үзе ясаган балчык савыт алып кайтты.

Башкортстанның Туймазы шәһәре блогеры Альбина Солнце @albina.sun күптән түгел Төркиянең Каппадокия шәһәрендә булып кайтты.
Монда ул махсус остаханәдә булып, балчыктан бер зур савыт ясаган.

— Элек мондый осталар балчыктан шикәр сала торган савыт ясый торган булганнар. Әгәр дә ул савытка аның капкачы туры килсә, димәк, оста чын мәгънәсендә үз эшен белеп башкарган. Өйләнә дә алган! — дип аңлата блогер.

Альбинаның хис-кичерешләргә бирелеп, чиелдап балчык савыт ясаганын күзәтергә була.

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий