Сөяркәм чүп чыгарганда иренә хыянәт итте

Кеше хыянәт итәргә теләсә, чүп атарга чыкканда да морадына ирешә, диләр. Чынлап та, шулай булды бит, җәмәгать!

Рүзия – миннән берничә яшькә генә яшьрәк. Күрше подъездда яши. Ире үзеннән күпкә өлкән, җылы як кешесе, уртак кызлары бар. Үткән-сүткәндә урамда күрешеп исәнләшеп йөри идек. 

Гомумән, безнең йортта күңелле халык яши. Бәйрәмнәрне һәрвакыт бергә үткәрәбез. Бервакыт ишегалды бәйрәме булды. Кич белән без – берничә гаилә җыелышып шашлык пешердек. Шул кичтә Рүзия белән шактый гына сөйләшеп утырдык. Уртак темалар күп икән безнең. Шуннан соң ошата башладым мин аны. Көн саен хәерле иртәләр теләп смс җибәрдем. Көндез дә, кичен дә язгаладым. Ике арада мәхәббәт хатлары очып кына торды.

Мин үзем диваннар кибетендә эшлим. Берьюлы кич белән соңга калынды. Халык өйгә таралышып беткәч, кибеткә Рүзияне чакырырга булдым. Килде бит бу! Утларны сүндердек тә, өр-яңа диванда рәхәтләнеп тәгәрәштек. “Назга сусаган булганмын икән, минекеннән юк инде”, — диде ул. Шулай итеп, җае булган саен күрешә башладык. 

Берсендә бик күрәсем килгәч, ишегалдына машинама чыгып утырдым да, “әйдә хәзер үк күрешәбез” дип смс яздым. “Ирем өйдә, ничек чыгып китим мин?” — ди бу. “Чүп ташларга чыккан бул”, — дидем. Бу хыялый чүпне чиләге белән бергә алып чыкты. Чиләге белән машинага утырып маташа иде, “чиләгеңне урамда калдыр инде”, — дидем. 

Күрше йортның аулак почмагына барып яратыштык, сөештек. Рүзия – дәртле хатын үзе, бөтен теләгемне үти, шәп хатын. Ире телевизор алдында хоккей карап ятканда, хатыны башка ирнең күңелен күрде. Вәйт, тормыш диген инде! Әйтәм бит, хыянәт итәсе кеше чүп чыгарганда да хыянәт итә ул!..

Гамил Д.

Чыганак:http://shahrikazan.ru/news/әy-yazmyish/syarkm-chp-chygarganda-iren-khyyant-itte
Фото: https://pixabay.com/ru

Бәйле