Ул аның янына кешеләрнең соңгы өмет белән килүләрен бик яхшы аңлый

-- Лейла

Мамадыш районы Түбән Тәкәнеш авылы урамнары буйлап барганда, матур йорт янындагы бик күп машиналар тезелеп киткәнен күрмичә булдырып булмый. Биредә халык күрәзәчесе-савыктыручысы Зөлфирә Гобәйдуллина яши, аның турында инде Татарстанда гына түгел, Россиядән читтә дә беләләр.

Авырулар аңа Себердән, Ерак Көнчыгыштан, Урта Азиядән, Кавказдан, Төркиядән һәм хәтта Европа илләреннән дә киләләр икән. Түбән Тәкәнеш авылына килергә теләгәннәр саны исә, мөгаен, меңнәрчә белән хисаплана торгандыр.

Менә ике дистә елдан артык Зөлфирә Вәлимөхәммәт кызының исеме — халык арасында ихтирамлы һәм дәрәҗәле булып тора. Шушы ике дистәдән артык ел эчендә ул күпме кешене терелткән, чын юлга бастырган, үзенең файдалы киңәшләре белән дистәләгән мең кешегә ярдәм иткән.

Зөлфирә Гобәйдуллина кешеләрнең аның янына соңгы өмет белән килүләрен бик яхшы аңлый. Бөтен авырулар да дарулар һәм скальпель ярдәмендә дәваланмый, гәрчә медицина хәзер шактый көчле һәм тиз темплар белән алга барса да. Нәкъ менә шундыйларга киләчәккә яңадан ышаныч тудырырга, яшәүдән тәм табарга ярдәм итә дә инде Зөлфирә ханым. Бу очракта аның җавабы гади: «Кешене савыктыру юлларын миңа Ходай үзе күрсәтә…» — ди ул.

Әйе, Ходай үзе күрсәтә… Без барыбыз да аның балалары. Язмышыбыз Аллаһы Тәгалә кулында. Зөлфирә Вәлимөхәммәт кызы, өстәвенә, шагыйрә дә. Ул үзе янына ярдәм сорап килүчеләрне куллары белән дә, шигырьләре белән дә дәвалый.

— Кеше ләззәт алу өчен генә тумый. Язмыш төрлечә булырга мөмкин: кемдер авырый, кемдер баласын югалта, берәүләр эш таба алмый, икенчеләре нәрсәгәдер мохтаҗ… Шуңа күрә бернигә дә карамастан, үзеңдә алга таба яшәргә көч таба белергә кирәк, – дип саный ул.

Сугыш ветераны Вәлимөхәммәт һәм тыл ветераны Вәсигабикә гаиләсендә алтынчы бала булып туган Зөлфирә Гобәйдуллина үзе, Олыяздә сигезьеллык мәктәпне һәм Шәүкәндә урта мәктәпне тәмамлый. Аннары кияүгә чыга һәм бүгенге көнгә кадәр Түбән Тәкәнештә гомер итә. Зөлфирә ханым үзе биш бала анасы, ул язмышның авыр сынауларын күп узган. Әле бит ул клиник үлем дә кичергән кеше. Зөлфирә ханымның гомере кыл өстендә булганда Аллаһыга ялвара: «Ходай Тәгаләм, әгәр дә биш баламны үстерергә мөмкинлек бирсәң, мин үлгәнче кешеләргә ярдәм итәр идем», — дия ул. Шунда ук Ходай аңа кешеләрне савыктыру мөмкинлеген ача да инде. Бу хакта хәбәр бөтен җиргә һәм тиз арада тарала. Хәзер инде могҗизалар тудыручы Зөлфирә Гобәйдуллина турында, һич арттырусыз, чит илдә дә беләләр дип әйтергә була. Ул дәвалый, кешеләргә өмет бирә.

Әйтик, Можгадан килгән ир кеше умыртка баганасының сызлавыннан интеккән, хәзер ул үзен егет кебек хис итә. Бөерләрендә киста булган Алабуга кызы Зөлфирә Гобәйдуллина сеансларыннан соң терелә, аңа хәтта операция дә кирәк булмый. Табибларның «бала таба алмау» дигән кырыс диагнозына карамастан, дәвалаучы сеансларыннан соң дистәләгән гаилә хәзер кызлар һәм уллар тәрбияләү бәхетенә ирештеләр…

Тагын бер кызыклы вакыйга. Бервакыт Уразбахтинода яшәүче әбинең сарыклары югала. Бетте инде дип, бик борчыла карчык. Кич белән кибеткә керә, ә анда Мамадышның тагын бер күрәзәчесе: «Сарыкларны күрмим, алар юк, суйганнар инде», — дип җавап бирә. Әбинең якыннары моңа ышанырга теләмиләр, һәм Зөлфирә апага Тәкәнешкә шалтыраталар. “Авылда сарыклар, суярга өлгермәгәннәр әле, тиздән өйгә кайтачаклар. Көтегез», — дип җаваплый Зөлфирә ханым. Һәм сарыклар, чыннан да, өйләренә кайталар.

Ә бит мондый очраклар бик күп, дистәләгән, меңләгән хәтта…

Миңневарис Мингалиев.

Бәйле