Фирдүс Тямаев бабайлардан калган васыять буенча эш итәргә өнди [видео]

-- Лейла

Казанда Милләт җыенының пленар утырышы булды. Төрле төбәкләрдән җыелган татарлар алда торган зур сынау – җанисәп хакында да фикер алыштылар. Әлеге җыенда Фирдүс Тямаев да @firdustyamaev_official катнашты һәм бу уңайдан үз фикерен белдерде.

– Бердәм булып калыйк! Без татарлар – без бер кан. Себер татарлары, мишәрләр, тагын әллә кемнәр бар – бу диалектика гына, ә бүленеп йөрү – җүләрлек ул. Кайдадыр барып, без татарча сөйләшә башлыйбыз икән, безгә рәхәт булып китә! Монда аерылышу, бүлешү дип, гомумән, сүзгә дә алырга ярамый! Башка милләтләрнең безне аерырга теләве – монысы инде көнчелек, җүләрлек! Тиздән безнең халык санын алу. Бердәм булганда гына, без җиңә алабыз, чөнки бу – көрәш, зур сынау безнең өчен! Бердәм булмасак, безне таркатачаклар. Бабайлардан калган васыять: без милләтебезне, телебезне беркемгә дә бирергә тиеш түгел, – ди Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев.

Бәйле