Чаллы хастаханәсенең реанимация бүлеге мөдире: «Безнең хәл җитәрме?» [видео]

-- Лейла

Чаллы мэрының матбугат сәркатибе Римма Мөхәммәтҗанова @rimmarav «кызыл зонада» булды. Анда хәзер 380 кеше ята.

Римма Мөхәммәтҗанова үз инстаграмында 5нче номерлы шәһәр хастаханәсендә урнашкан «кызыл зонага» баруы турында сториз-репортаж урнаштырды.
– Барысы да ничек бар шулай күрсәтелгән. Беренче авыздан. Сез чынбарлыкны күрерсез , – дип алдан әйтеп куйды үзенең репортажы башланыр алдыннан Мөхәммәтҗанова. Җитәкчене тиешенчә экипировкалаганнар, аңы костюм, бахиллалар, ике битлек, яклау экраны һәм перчаткалар кидерәләр.

Табиблар сөйләгәнчә, хәзер госпитальдә 380 кеше ята. Өстәвенә, яшьләр күп – үпкәләрнең 80 процентка кадәр ялкынсынуы белән 40 яшьлекләр күп ята. Хастаханәдә сулыш алдырту аппараты җитми, моннан тыш авыру төрле органнар тромбозалары белән бергә катлаулана бара.

Хастаханә буенча экскурсия үткәргән 4нче терапия бүлеге мөдире Елена Чупрова аларның коллегасы, элеккеге шәфкать туташы, үпкәләре шактый күп ялкынсынган ханым яткан палаталарның берсенә озатты. Ул хастаханәгә ятканда, тыны кысылганын әйтте. Бу ханым палатада ике көн инде ДЦП булган 23 яшьлек улы белән бергә ята. Алар прививка ясатмаган булганнар – өлгермәгәннәр. Алар белән янәшә палатада тагын бер хатын корсагында ята, ул 24 сәгать кислород битлегендә булырга мәҗбүр.
Матбугат сәркатибе пациентларның су белән күп баллоннар торуына да игътибар итә. «Күпләр цитокин штормы белән монда эләгә, өйләрендә генә дәваланганда пациентларның 7-10 көн температуралары булган була. Һәм яхшылап берни дә эчмәдек, ашамадык, диләр алар, шул нисбәттән аларга су балансын тулыландырырга кирәк», – дип аңлата Чупрова. Пациентларның ашау буенча бернинди дә дәгъвалары юк икәнлеге дә урында ачыклана.

Римма Мөхәммәтҗанова авыруларның кәрәзле телефоннары булу-булмавы белән кызыксынды.
«Кәрәзле телефоннар аларга кирәкми, без аларны чиклибез, – дип аңлатты мөдир. – Бу сәламәт кеше өчен дә зарарлы. Авыруларга бигрәк тә. Бер тапкыр туганнарына шалтыраталар, барысы да яхшы һәм җитәрлек, дип хәбәр итәләр һәм шуның белән бетте. Ләкин барысы да боларны тыңламый шул! Ә телефоннарны алырга безнең хакыбыз юк «.
Матбугат сәркатибе һәр пациенттан диярлек алар прививка ясаганмы дип сораган. Һәм һәрвакыт тискәре җавап алган. Кардиолог Рәзилә Сәйфуллина сөйләгәнчә, вакцина ясаган пациентлар авыруны җиңелрәк кичерәләр икән. Хастаханәгә эләксәләр дә, азрак ятсалар да, иртәрәк котылалар. Шундый пациенткаларның берсе, «Эпивак» тарафыннан вакцинацияләнгән ханым үпкәләрнең 28 проценты ялкынсынуы белән хастаханәгә эләккән, өйдә ул бер атна тирәсе дәваланган. Башта дәвалау учреждениесенә ятырга теләми, чөнки температурасы зур булмый, тыны да кысылмаган була. Ләкин соңыннан хәле начарлана – температурасы тиз күтәрелә һәм төшми. Әмма ковид-госпитальгә эләккәч, хәле тиз арада алга таба китә.

8 нче терапевтик бүлек мөдире Рөстәм Абдурахманов матбугат сәркатибе белән әңгәмәдә билгеләп үткәнчә, пандемия башланганнан соң ел ярымнан вакыт узгач бу хәлләр белән, бүгенге вәзгыятьне чагыштырсаң, хәлләр күпкә начаррак икән.
– Авырулар бик җитди үпкә ялкынсынулары белән яталар. Мин монда өч дулкын эшләдем. Хәзер без салмак кына дүртенчегә күчтек, — дип билгеләде табиб.

Чаллы мэрының матбугат сәркатибе авыруларга ярдәм итәргә тырыша һәм мэр Наил Мәһдиевтан тизрәк савыгу теләген җиткерә бара. Ләкин барысы да чирне җиңеп чыга алмый шул… Төшерү вакытында реанимациядә булган һәм чыккач видеоларны монтажлаган вакытта бер хатын-кыз, кызганычка каршы, вафат була. Римма Мөхәммәтҗанова шулай ук бу турыда үз язылучыларына сөйли.

Реанимация бүлеге мөдиренең урынбасары Павел Егоров белдергәнчә, аның бүлегендә 15 ятак һәрвакыт пациентлар белән тулы тора, һәм буш урыннар булмый. Ә тулаем больница 30 реанимацион ятакка исәпләнгән.
Исегезгә төшерәбез, Чаллы мэры Наил Мәһдиев үзенең матбугат сәркатибен «кызыл зонага» кертү турында ике атна элек аппарат киңәшмәсендә белдергән иде. Шәһәр башлыгы ул вакытта коронавирус белән авыручыларның 95 проценты – ул прививка ясатмаган шәһәр халкы, дип белдергән иде. Бигрәк тә больницаларда яшьләр күп булуын да әйтте.

Бер Чаллыга 380 кеше хастаханәдә — коронавирус чиренең «кызыл зона»сында ятуы, әлбәттә, куркыта! Бушка да, һавага да әйтелгән сүзләр түгел: үзегезне һәм якыннарыгызны сакласагыз иде!

Бәйле