Рифат Фәттахов: «Безнең хезмәттәшлек бары тик яңа баскычка күтәрелә» [видео]

-- Лейла

Продюсер Рифат Фәттахов r_fattakhov_ җырчы Гөлсирин Абдуллина @gulsik9313 белән контракт вакыты чыкты, дип хәбәр итте.

Гөлсирин белән Рифат Фәттахов Ваһапов фестивале @vagapovfest кысаларында каралган контракт буенча 7 ел гына түгел, ә 8 ел эшләгәннәр.

— Матур эшләдек, Аллага шөкер! Бернинди җитди конфликтлар, аңлашылмаучанлыклар булмады! Бу еллар эчендә Гөлсирин халыкка танылды, үзенең репертуарын, тамашачысын булдырды.
Гөлсирин безнең фестиваль үсешенә бик зур өлеш кертте. Бик зур рәхмәт сиңа! — дип җылы сүзләр яза продюсер.

Шулай ук Рифат Фәттахов форсаттан файдаланып, ике арадагы матур хезмәттәшлеккә һәрдаим ярдәм итеп торган Гөлсириннең әти — әнисенә, ире Азатка, @azat_abitov , Азатның әти – әнисенә дә бик зур рәхмәтләрен әйтә.

— Мин ышанам: Гөлсириннең җырчы буларак киләчәге бик зур! Мин аңа бары тик уңышлар телим! Һәм, әлбәттә, сәламәтлек, гаилә тынычлыгы, шәхси бәхет!
Инде безнең арага килгәндә – бар да яхшы, Аллага шөкер! Без хушлашмыйбыз! Безнең хезмәттәшлек бары тик яңа баскычка күтәрелә. Беренчедән, Гөлсирин безнең фондның штатында эшләвен дәвам итә.
Икенчедән, ул Ваһапов фестивале концертларында да актив катнашачак, — дип тә белдерә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Рәшит Ваһапов исемендәге фонд җитәкчесе Рифат Фәттахов.

Бәйле