Марат Бәшәров күпбалалы әти?! [видео]

-- Лейла

Актер һәм телевидение алып баручысы Марат Бәшәров ике бала тәрбияли. Аның директор Елизавета Круцкодан 17 яшьлек Амели исемле кызы һәм Елизавета Шевырковадан 5 яшьлек улы Марсель бар. Моннан тыш Татарстанның атказанган артисты Марат Бәшәров Сүриядән булган тагын ике бала – 7 яшьлек Әсма һәм 5 яшьлек Әхмәдне тәрбияли икән.

Аларны Бәшәров 3 ел элек Сүрия качаклары лагеренда булганнан соң опекага алган. Актер Ливанга гуманитар ярдәм итү максатыннан очып килгән, әлеге балаларның нинди коточкыч шартларда үсүен күргән, һәм күз яшьләрен тыя алмаган.

Марат сүзләренә караганда, Әсма белән Әхмәднең үз әниләре, абыйлары һәм апалары бар, әмма ул аларга матди ярдәм итә, кием-салым һәм уенчыклар даими җибәреп тора. Балалар ярты ел Сүрияда яшиләр һәм ярты ел – Мәскәүдә, монда яшәгәндә алар актерның өендә булалар, инглизчә укыйлар, ә менә рус теле аларга авыр бирелә икән.

— Быел кыш көне балалар бирегә килде. Яңадан кар күрделәр, бу карга бик шатландылар, алар яңадан килер дип өметләнәм, – дип сөйли актер НТВ каналында баручы “Ты не поверишь!” программасы алып баручысына.

Исегезгә төшерәбез, 2018 елда олы җәнҗал купкан иде – Марат Бәшәров хатыны Елизавета Шевыркованы каты кыйный, аның хәтта борынын да сындыра. Соңрак билгеле булганча, хатын-кыз аерылышуга 5 елдан соң гариза биргән булган. Актер гаебен кире какты, ләкин Елизавета ачыктан-ачык интервью бирде, анда ире аңа бер генә тапкыр кулын күтәрмәвен белдерде. Беренче тапкыр хатын белән ир-ат арасында низаг, Елизавета 3 айлык авыр белән булган вакытта була – Марат эчеп, хатынын буа башлый. Икенче көнне иртән актер бернәрсә дә хәтерләми. Елизавета сөйләгәнчә, ул тиран иреннән иртәрәк китмәгәненә һәм кыйнауларга түзгәнлегенә үкенгән.

Кызганычка, Шевыркова актер кулыннан бердәнбер зыян күрүче түгел. 2014 елда ул элеккеге хатынын, Екатеринаны каты кыйный. Хатын-кыз баш җәрәхәте ала. Әмма актерның беренче никахтан кечкенә кызы булу сәбәпле, Бәшәров белән судлашып тормаган.

Хәзер Марат Бәшәров төзәтү юлына баскан – алкогольдән баш тарткан, 5 килограммга ябыккан һәм өлкән кызы белән кулинар программалар төшерә икән.

Бәйле