Илсөя Бәдретдинова концертында: «Букет та бирүче булмас инде үзегезгә!» [видео]

-- Лейла

Җырчы Илсөя Бәдретдинованың «Фәрештә түгел» дип исемләнгән яңа концерт программасы старт алды. Иң беренчеләрдән булып, әлеге концерт Яңа Чишмәдә үтте. Монда Илсөягә үзенчәлекле файдалы букет бүләк иткәннәр.

– Өйгә кайткач, мәтрүшкәләп чәй эчәрсез. Ә мондагы әремне шул көй генә чәйнәгез. Бу үләннәрнең бөтенесе дә файдалы. Инстаграм битемә язырмын әле, шуннан укырсыз, – дип сүз башлый сәхнәгә үзенчәлекле букет алып чыккан тамашачы.

– Безнең өй башы әрем белән тулган иде. Әби эч авыртса да, баш авыртса да шуны эчерә торган иде, – дип хуплап ала аны Илсөя үзе. – Ә монысы менә бака яфрагы! – дип тә өсти.

– По модному әйтәләр аны хәзер! Псиллиул ул! Инде белмәгән нәрсәгез дә бар икән! Әле уйладым: букет та бирүче булмас инде, шуңа «хотя бы шундый своеобразныйны» алып килим дидем, – дип шаккаттыра тамашачы.

Бәйле