«ШАЯН ТВ» каналы өченче тапкыр тамашачылар өчен татар музыкасы дөньясын ача!

-- Лейла

Ел дәвамында республикабызның иң талантлы балалары телевизион этапка эләгү бәхете өчен көрәштеләр. Меңнәрчә гариза арасыннан барлыгы 24 катнашучы сайлап алынды.

Билгеле, аларны бүгеннән үк җиңүчеләр дип атарга мөмкин, әмма алар өчен «Сәйлән» дип аталган серле юл әле башлана гына әле.
Алда аларны кабат сайлап алу сынаулары, мавыктыргыч остаханәләр һәм татар эстрадасының иң зур балалар телевизион сәхнәсендә онытылмаслык минутлар көтә!

Һәр якшәмбе «ШАЯН ТВ» каналында «Сәйлән» фестиваленең яңа чыгарылышын карап, үзегезгә ошаган яшь җырчы өчен җан атыгыз һәм, әлбәттә, кушылып җырлагыз!

Бәйле