Югары Осланда КАМАЗ белән Audi бәрелешә: икесе дә суга бата [видео]

-- Лейла

30 сентябрь, көндез, Татарстанның Югары Ослан районында коточкыч юл-транспорт һәлакәте була. Ком төягән «КАМАЗ»ның тормозы эштән чыга, тотмый башлый. Паром кичүе дебаркадерында ул Audi җиңел автомобиленә килеп керә.

Көчле бәрелешүдән ике машина да суга төшеп китә. Иномарка машинасы тулысынча суга китә. Аның эчендә булучылар, кызганыч, аның эченнән чыгарга өлгермиләр. Беренчел мәгълүматлар буенча, җиңел машина салонында ике кеше булган.

Йөк машинасы йөртүчесе машинадан чыгарга өлгерә. Версияләрнең берсе буенча, машинаның тормозы тотмый башлый.

Бәйле