Башкортстанга утыз ел Урта Азиядә коллыкта булган хатын кайткан.

Советлар Союзының 19 яшьлек гражданкасы Гөлбинә Гыйльванова, янәсе, егетенең әти-әнисе белән танышу өчен Төркмәнстанга киткән. Тик әкияти тормыш турындагы хыяллар ерактагы төркмән кышлагы пычрагында эреп юкка чыккан.

«Өйләрдә җыештырдым, бакчаларда эшләдем. Кайткач, ир булган кеше мине кыйнады, мәсхәрәләде. Хәтта үз улы янында да. Полициядә аның барысы да таныш, алар да нәкъ шундый», — ди Гөлбинә Гыйльванова.

Гөлбинә гашыйк булган яшь кеше аның да интектерүчесе була. Лебап исемле аулда хатын дистәләгән чит гаиләгә хезмәт күрсәтә, ә ул яшәгән ир бөтен табышын алып бара.

Гөлбинә һәм аның туганы Рәшидә Судакова 90нчы еллар башында хат язышалар, әмма бер мизгелдә хат адресатына барып җитүеннән туктый. Ул чакта Рәшидә, апамны мәңгегә югалттым, дип уйлый.

Хәзер бичараның башка илдә яхшы тормыш турында язуы өйдәшенең басымы астында эшләнгәнлеге билгеле, ә Рәшидәнең хатлары яшерелгән була. Узган елда Гөлбинә эшләгән аулда яшәүче бер хатын, аның язмышы турында белеп, туганнарын социаль челтәрләрдә эзләп табып, шул юл белән Рәшидәгә чыккач, могҗиза булган.

Рәшидә Судакова, апасын өйгә кайтаруны сорап, барлык инстанцияләргә мөрәҗәгать итә башлый, әмма аның барлык үтенечләре дә кире кагыла. Ул, тәвәккәлләп, республика Башлыгына яза. Радий Хәбиров хатынның үтенечен канәгатьләндерә: ул Русия чит ил эшләре министры Сергей Лавров белән элемтәгә керә, шуннан соң Гөлбинәне туган ягына кайтару процессы башлана.

Документларны әзерләү бер елдан аз гына артык бара, бу вакыт эчендә Гөлбинә, өйдәшеннән качып, туганнарын табарга ярдәм иткән кешеләрдә яши. Хәзер гражданлыкны рәсмиләштерү процедурасы Эчке эшләр министрлыгының миграция бүлеге һәм республика Хөкүмәте контролендә тора. Беренче вакытта хатын сеңлесе белән яшәячәк, гаилә планында Гөлбинәне яңа тормышка күнектерү һәм онытылган туган телен яңадан өйрәтү.

Чыганак:

Бәйле