Пенсия җитми… Шуңа монда килергә мәҗбүрләр [видео]

-- Лейла

Казанның Мохтаҗларга ярдәм итү үзәге пунктларына килүчеләрнең күпчелеге йортсыз кешеләр түгел. Монда пенсионерлар, эшсез кешеләр, күпбалалы гаиләләр һәм читтән килгән кешеләр килә. Нигездә, бу әлбәттә, әбиләр һәм бабайлар…

Аларга алган пенсия акчалары яшәргә җитми, көне-көне белән дарулар, хәтта ашарга ризык алырга да акчалары булмый. Еш кына бу ялгыз кешеләр, аларны бер кеше дә карамый, якыннарына алар, гомумән, кирәк түгел!

Мондый кешеләнең күбесе өчен, Мохтаҗларга ярдәм итү үзәге – ул итле сыйлы төшке аш ашау, тәмле чәй эчү һәм үз гардеробың өчен яңа әйберләр сайлап алу өчен бердәнбер мөмкинлек. Картлар моңа эчкерсез сөенәләр. Яшәү мөмкинлеге булганына шатланалар.

⁃ Безгә монда бик ошый. Өйдә дә моның хәтле түгел. Әлеге җирдә чәйнең тәмлелеген әйтеп бетереп булмый. Суны махсус җирдән китерәләр, ул чип-чиста була, — дип яшь аралаш сөйли үзәккә килеп йөрүче бер әби.

⁃ Минем пенсиям 10мең. Монда килгәч, бик рәхәтләнеп ярдәм итәләр. Тәмле ашаталар. Әле бүген гречка бирделәр, олы кисәкле тавык итләре дә бар. Чәйне лимонлы итеп ясап бирәләр, төрле тәм-томнар да тараталар.

Әле бит 1 бүлмәле фатир өчен 5мең түләп торабыз. Чирләп торам, даруы-фәләне кирәк. Мондый үзәк булмаса, нишләргә дә юк, — ди 69 яшьлек Евгения Гурьянова.

Бәйле