Илсөя Бәдретдинова: «Телефонда иң кадерле кешеләрнең фотолары юк» [видео]

-- Лейла

Җырчы Илсөя Бәдретдинова @ilsiiabadretdinova Инстаграмга апалары белән төшкән фотолар урнаштырды.

-,Узган елны шушы вакытта ясаган идек бу фотоларны. Әле без өчәү вакыт… 😢
Бергә төшкән фотоларыбыз да юк башка. Ә төшәргә кирәк булган икән… Уртанчы апай авылдан кунакка киләм дигәч, тиз генә фотографыма шалтыраттым. Яшермим… күңелем ашыктырды…
Әле дә шул вакытта җыенып чыга алганбыз дим хәзер. Бөтенебезнең кулында фотоаппаратлы телефон. Анда кемнең генә фотолары юк. Ләкин иң кадерле, иң якын кешеләр белән сирәк була гадәттә!
Хәзер зурайтып-зурайтып көн дә карыйм, апай. Искә алмаган көн юк…
Бик сагынабыз…
Урының оҗмах турләрендә булсын!

Олы апам — Лилия. Кыска чәчлесе.
Иң уңганы…
6 май көнне арабыздан мәңгелеккә китте.
Уртанчы апам — Люция. Җизнәй белән авылда яши. 20 сыеры, 10 үгезе, санап бетергесез тавык, индоутка тагын әллә нәрсәләре бар.
Аллага шөкер, әле миңа «иркәәәәм» диюче, минем «апааааай» дип дәшәр кешем бар. Исән сау була күрсен! — дип яза Илсөя Бәдретдинова.

Бәйле