«Күрше, түзеп торып булмады бит исенә, калориясе юктыр әле дидем дә, ашап куйдым»

-- Лейла

Кызык күршем бар минем. Соңгы өч айда бигрәк кызыкланды – сәламәт туклануга күчте күршем. Көләм үзеннән, үпкәләми тагын. Элек авылдан ит алып килгәч, рәхәтләнеп өчпочмаклар пешерә идем дә, чәйгә чакыра идем. Сыерның эчәк, үпкә, бавырын эшкәртеп, иттарткычтан чыгарып, бергәләп пәрәмәчләр ясый идек. И-и-и, яратып ашый иде. Пешергән ризыгыңны ашасалар рәхәт бит ул.

Менә шул күңеллелек бетеп китте. Күршем Рәшидә хәзер калий, магний гына ашый. Үзеннән шулай дип көләм инде. Чәйгә чакырыр хәл юк – камыр ризыгын углевод бу дип кенә җиффәрә, кабып та карамый. Ник углевод булсын, пәрәмәч, кош теле бит ул, дим. Әле беркөн кергән иде, карабодай ашарга куша. Ул тазартмый, аның артыннан груша ашап куй, грушада калий, кальций, тимер, йода күп, ди. Химия дәресен бик яхшы укыгансың син, дип көләм. Мин химия укымагач, алай эчендә ниләр бар икән дип тормыйм, ашыйм. Иллегә җиткәндә өйрәндем химияне дип, үзе дә көлдерә. Кызы: “Әни, картая башладың, сиңа хәзер сәламәт туклану алып барырга кирәк, ашама ул эчәге бөккәннәреңне, камыр ризыкларыңны”, – дигән.

Менә шуңа хәзер күршем бик үзгәрде. Кич җитүгә таяк тотып урамга чыгып китә. Үзгәргәне сизелә сизелүен, корсагындагы майлары бетеп киткән. Бу кыяфәтеңдә сине хәзер кияүгә бирергә кирәк, дип шаярттым әле бу керүендә. Бик сирәк керә хәзер. Ярар, кермәсә кермәс. Ризык тоткан саен, монысын ашарга ярый, монысын ярамый, дип утырганы ялыктыра башлаган иде. Элек безнең әти-әниләр углевод, калий, магнийны белеп ашамаган инде. Ит, бәрәңге, кара ипи, суган, сарымсак булган төп ризык. Әле суган, сарымсагы да булмаган күбесендә. Сиксәненче елларда бакча тутырып яшелчә үстерү бик сирәк кешеләрдә генә иде бит ул. Безнең әни: “Әле ярый авылга Шура түти күчеп килде. Помидор, кыяр үстереп тозларга шул өйрәтте безне”, – дип, марҗа әбисенә рәхмәт укып йөри.

Беркөн авылдан ат картасы алып килдем. Безнең Кукмара ягында малның зур эчәгесен карта диләр. Башка якта бәлки башкача әйтәләрдер. Мин аны турап кына, чүлмәккә салып, озак итеп кайнатып пешерәм, өстенә суган-кишер кыздырып салам. Бик тәмле була инде. Күршем бәк ярата иде шуны. Авылдагы килен бик чиста итеп юа аны безнең, бер пычрагы да калмый. Пешергәндә тәрәзә форточкасын ачып куям, ашау әзерләгәндә ачасың бит инде. Газ миченнән алып кына ята идем, күршем керде, исен сизгәндер, бер дә бүтән түгел. Ул хәзер зерә дә кызык. Безгә кергәндә алма кыстырып керә, мин чәй эчкәндә үзенең алмасын кимереп утыра.

“Сиңа кызыгып углевод ашамаска”, – ди. Ул көнне дә ашарга йөри идем. Өстәлгә картаны алып куйдым, хуш исләре чыкты. Күршемнең дә күзләре елтырап куйды. Әйдә, мин әйтәм, авыз ит, монда углевод юк дим.

“Ю-ю-к, алмамны ашыйм, анда тимер күп”, – ди. Ярар, тимер икән, тимер. Ул алма кимереп утырды, мин карта ашадым. Ул арада телефон шалтырады. Авылдан сиксән яшьлек әни шалтырата. Әни шалтыратканда алмый мөмкин түгел, шунда ук алмасаң, ул борчыла башлый. Борчылгач, кан басымы күтәрелә. Телефон залда безнең. Телефоннан сөйләшергә кереп киттем, хәйран егерме минутлап сөйләшенде.

Түзмәгәндер инде, күршем, чыгам дип кенә ымлады да, чыгып китте. Кухняга чыгып, өстәлне җыештырыйм әле дисәм, карта кимегән бит. Рәхәтләнеп көлдем дә, сөендем дә. Унбиш минут вакыт узмады, Рәшидә кире кергән. “Күрше, түзеп торып булмады бит исенә, калориясе юктыр әле дидем дә, ашап куйдым, гаеп итә күрмә, рәхмәт”, – ди. Гаеп итәмме соң инде, сөенәм генә. Ашау узганда ашыйсы килгәнне аз-азлап ашыйсы. Фән кушканча, сәламәт яшим дип, калий, магний, углевод санап утырасы түгел. Моңарчы аларны белеп ашамадык инде. Фән кушканча гына яшәп булмый ул.

Нәфисә Гаязова, Яшел Үзән.

"Безнең авыл гыйбрәте"
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий