Илназ Баһ: «Ач калмыйбыз икән»

Татарстанның атказанган артисты Илназ Баһ гаиләсен берничә көнгә Казанда калдырып, хатыны Гүзәл Идрисованың әти-әнисе янына кайткан.

Баксаң, Илназ Тукай районы Күктәк-Мирсәит авылында әби-бабасына бәрәңге алышкан икән. “Быел да бәрәңге уңды, ач калмыйбыз икән”, — ди Илназ Баһ.

Илназ югында Гүзәл өч улын мәктәпкә һәм бакчага озаткан, түгәрәкләргә алып барган, йорт-җирне караган, ашарга пешергән, эшенә дә барган. Кыскасы, Гүзәлнең дә эше кызу булган. “Илназның өйдә юклыгы сиздерде”, — ди ул.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/ilnaz-ba-ach-kalmyybyz-ikn

Бәйле