Җырчы Гөлнара Тимерҗанова беренче укытучысын котлап, нәрсә бүләк итте? [видео]

-- Лейла

Укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлау дәвам итә. Җырчы Гөлнара Тимерҗанова да @gulnara_timerzhanova
беренче укытучысын котлап, бүләкләр җибәргән.

Укытучысы Башкортстанның Борай районы Чалкак авылында яши икән.

— Кадерле кешебез күптән түгел юбилеен да билгеләп үтте. 75 яшь тулды безнең яраткан мөгаллимәбезгә. Без, укучылары, укытучы апабызга саулык-сәламәтлек телибез, балаларының тәрбиясендә, муллыкта, бәрәкәттә яшәргә язсын сезгә. Амин.

Миннән сорап язалар, бүләкнең эчендә нәрсә ул дип? Дуслар, аның эчендә мамык шәл hәм тәм-томнар.
Моннан 39 ел элек нәкъ менә безгә 7 яшь булганда, укытучы апабыз буранлы кышкы ачы салкыннарда үзенең башыннан салып, мамык шәле белән безне урап, өйгә озата иде.
Бу вакытлар минем исемнән бер вакытта да чыкмый. Олы йөрәкле, үз баласы кебек безне күреп, укытып, кеше итте. Барыбызга да үрнәк алырлык мөгаллим ханымнар алдында баш иябез. Аларны укытучылар көне белән кайнар котлыйбыз, безне белем оясына алып кереп, тылсым дөньясында яшәткәнегез өчен зур рәхмәт.

Бәйле