Арча электричкасында хәер сораучы абзый Гөлназ Сәфәрованың журналист булып китүенә этәргеч ясый [видео]

-- Лейла

Тамашачылар өчен концертның яңалыгы – Гөлназ Сәфәрованың җырлавы булгандыр.

Татарстанның халык артисты Искәндәр Хәйруллин белән бергә ул “Кайтмаска диеп китәм” җырын башкарды. “Аерылышу турындагы җырлар күңелемә якын”, — диде Гөлназ үзе Татар Тудейга.

3 октябрьдә «Пирамида» концертлар залында танылган алып баручы Гөлназ Сәфәрова үзенең туган көне уңаеннан татар эстрадасы йолдызларын бер сәхнәгә җыя. Салават Фәтхетдинов, Зәйнәп Фәрхетдинова, Айдар Галимов, Фирдүс Тямаев, Гүзәл Уразова, Рифат Зарипов, Ландыш Нигъмәтҗанова, Ләйсән Гыймаева белән Булат Бәйрәмов, Филүс Каһиров, Раяз Фасыйхов һәм башка җырчылар да Гөлназ Сәфәрованы котларга килделәр.

“Зур туган көн” концертында Гөлназ Сәфәрованың туганнары да булды. Әтисе танылган журналист Миңназыйм Сәфәров кызының ничек кечкенәдән журналистикага кереп китүе турында сөйләде.

– Гөлназның балачагы кызыклы вакыйгалардан гына тора иде. Аның журналистикага килүе дә шуннан башланды. Арча электричкасында барганда хәер сорашып йөрүче бер абзыйны күреп, бик кызганып, күз яшьләре белән елап, миңа кайтып сөйләде. Шул хәл турында язып журналистикага кереп китте. Кечкенә вакыттан ук ул бик эмоциональ бала булды. Бөтен нәрсәгә үзенең мөнәсәбәтен белдерде. Журналист кешегә ул, әлбәттә, кирәктер. Ләкин эмоциональлек хатын-кызга хас бит инде, нишләтәсең. Аңа бигрәк тә хас. Тормышта шунсыз булмый торгандыр.

Журналист булып киткән кешеләр беләләр – аларның эшчәнлеге үзләренең фамилияләрен күрүдән башлана. Гөлназның да «Яшь ленинчы», хәзерге «Сабантуй» газетасында фамилиясе чыкты. Электричкада булган хәл турында язганнан соң. Шуннан икенчесен язды, өченчесен язды. Кеше аның фамилиясен күрүгә ияләнә. Җаваплылык хисе, мин тагын язарга тиеш дигән мәҗбүрият барлыкка килә. Менә шулай бишенче сыйныфта укыганда башланды.

Концерт барышында Татар Тудей Гөлназ Сәфәрованың якын дуслары белән аралашты. Артистлар Гөлназ белән ничек танышулары турында сөйләделәр. Алар арасында танылган алып баручы Айваз Садыйров та бар иде.

– Гөлназ минем авылдаш. Ләкин без, төрле чор балалары булганлыктан, авылда бергә уйнап үсмәдек. Мин Арча районы Кышкар авылында үстем. Гөлназның әнисе ул авылдан. Кечкенә вакытта Гөлназны күрә идем. Минем әти һөнәре буенча телевизорлар ясаучы. Гөлназ безгә төшеп: “Хәмбәл абый, әбинең телевизорын карап китмәссезме икән?” — дип кергәнен хәтерлим. Эшли башлагач, мин аның белән “Татар радиосы”на килгәч күрешкәнмендер, — дип уртаклашты танышу хәтирәсе белән Айваз Садыйров.

Гөлназ Сәфәрова “Зур туган көн” концертына иң беренче Искәндәр Хәйруллинны чакырган икән.

– Февральдән әзерләнә башладым. Башта мең төрле сорау: бу пандемия белән барып чыгармы? Артистлар килерләрме, юкмы? Бу видеоны төшерергә кирәк, теге видеоны эшләргә кирәк. Мин иң беренче Искәндәр Хәйруллин белән сөйләштем. Искәндәрне мин кыш көне “Әкият” театрына бала белән баргач күрдем. “Искәндәр, син киләсеңме?” — дип сорадым. “Әйе”, — диде ул, иң беренче булып, -“мин синең туган көн концертыңа киләм, поддержу”. Шуннан соң калганнар белән сөйләшә башладым. Искәндәрнең аягы җиңел булды.

– «Зур туган көн» концертын оештыру идеясе кайчан барлыкка килде? Моңа нәрсә этәргеч булды?

– Бу уй биш ел элек юбилеемда барлыкка килгән иде. Ләкин мин аңа мораль яктан да әзер түгел идем, һәм үземне моңа лаек түгел, әле эшләргә кирәк дип санадым. Хәзер дә, әлбәттә, мин пьедесталга менеп җиттем дип уйламыйм, бу чараны мин эшләгән эшләремә нәтиҗә ясап, өтер куеп, алга барыр өчен оештырдым.

– Сезне котларга һәм сәхнәдә чыгыш ясарга килгән артистлар дусларыгызмы?

– Әйе, монда артык кешеләр юк. Һәрберсе белән минем тормышым бәйле, һәрберсенең җырларын мин үзем сайладым. Теләсә нинди җырлар түгел, мин яраткан, тормышымның кызыклы моментлары белән бәйле булган җырлар. Монда бернинди очраклы кеше дә юк.

– Әлеге чара Сезнең өчен никадәр мөһим?

– Бик мөһим. Яраткан тамашачыларым белән очрашу моменты, күпме чәчәкләр бирделәр. Мин һәрберсенә мең рәхмәтле, Ходаема мең рәхмәтле. Минем өчен бу бик мөһим. Әбием минем монда, ул исән-сау (күзләренә яшьләр килә). Әбием монда, әнием монда.

– Сезнең тормыш девизыгыз нинди?

– Тормыш девизым – алга. Егылсаң да, торып басарга да алга! Әбиемнең яратып әйтә торган гыйбарәсе бар: нәрсә булса да, баш ярылып күз чыкмаган. Бу – тормыш девизым. Нормально, дим мин. Алла боерса, яхшы булыр дим.

— Аңлашыла ки, Сез актив тормыш алып барасыз. XXI гасыр көнен социаль челтәрләрсез күз алдына китереп булмый. Вакыт таләбе дә шундый — төрле аккаунтлар алып барырга, кушымталарда утырырга кирәк. Мәгълүмат агымы бик көчле. Вакыт бик тиз уза. Ничек барысына да өлгерәсез?

– Әлбәттә, җиңел түгел. Минем администраторларым, ярдәмчеләрем бар. Алар хатларга җавап бирәләр, мин үзем генә түгел. Ләкин барыбер бөтен текстларны мин үзем язам, бернинди копирайтерларым юк. Мин блогер түгел. Үземнең тормышымны ачып бирәм. Менә мин нинди – инстаграмым да шундый.

— Нинди биш әйбердән башка үз тормышыгызны күз алдына китерә алмыйсыз?

– Һәрвакыт телефон, чәй, җылы носки, шампунь, органайзер булырга тиеш.

– Сез үзегезне тәнкыйтьлисезме?

– Һәрвакыт. Үземне дә, кешеләрне дә тәнкыйтьлим. Мин үз-үземә карата бик таләпчән.

– Сезнеңчә, нинди адымыгыз яисә вакыйга бүгенге Гөлназ Сәфәрова булуына зур йогынты ясады?

– Алтынчы сыйныфта укыганда әни мине “Тамчы” дип исемләнгән балалар тапшыруының кастингына алып барды. Шуннан башланды.

– Драйв яисә күңел тынычлыгымы?

– Күңел тынычлыгы. 

– Үзегезне нинди мультипликацион персонаж белән ассоцияләр идегез?

– “Красавица и чудовище”дан тигез итеп красавица да, чудовище да итеп күрәм.

– Әгәр мөмкин булса, нинди чорда яшәргә теләр идегез?

– Хәзерге. Бары тик хәзерге.

Ландыш Гобәйдуллина / Татар Тудей

Бәйле