Зөлфирә Шәйдуллина: «Концерт карап утырганда балачагыма кайткан шикелле булдым» [видео]

-- Лейла

Җырчы Илсөя Бәдретдинова @ilsiiabadretdinova концертын карарга җырлы гаилә Алмаз Мирзаянов @almaz_mirzayanov белән Зөлфирә Шәйдуллина @zulfira_shaydullina да килгән.

— Балачагыма кайткан шикелле хатирәләргә бирелеп утырдым бу концертта. Мин бәләкәй чакта әти белән нәкъ шул урында утырган идек. Безнең әти әйтә иде: «Кызым, син җырлый беләсең һәм Илсөя!»
Ул, гомумән, артист халкына игътибар итми иде, ә менә Илсөяне тыңларга килә иде!Рәхмәт сиңа! Без артист халкына — чын үрнәк син, — дип матур теләкләрен әйтә Зөлфирә Шәйдуллина.

Илсөя Бәдретдинова да бу матур гаиләне хөрмәт иткәнен һәм яратканын белдерде

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий