Филүс Каһиров гаиләсе зур шатлык кичерә [видео]

-- Лейла

Башкортстан көне уңаеннан Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһировка «Башкортстанның атказанган артисты» дигән мактаулы исем бирелде.

Әлеге мәртәбәле бүләкне Филүскә республика башлыгы Радий Хәбиров тапшырды.

Филүс Каһировны чын күңелдән тәбрик итәбез. Сәламәтлек, озын гомер насыйп итсен Ходай Тәгалә. Иҗат чишмәсе саекмасын, тулыланып, илһамландырып торсын!

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий