Җырчы, эшмәкәр — Салават Миңнеханов бүгенге көн вәзгыяте турында, эшмәкәр буларак, үз фикерен белдерде.
— Күз алдына гына китерегез, миндә күпме кеше эшли. Алар һәрберсе гаиләле, кайберләре әти-әниләрен тәэмин итәләр, әгәр без ябылсак?
Без барлык таләпләрне үтәүгә карамастан, бүгенге көндә без бик авыр хәлдә.
Ә сез үзегез нәрсә эшләдегез соң?
Сабантуйлар, шәһәр көне, сайлаудан соң концертлар үткәрдегезме?! — дип чаң кага җырчы.