Бәхетле булырга беркайчан соң түгел! Әлки районының Әхмәт авылында туып үскән Гөлназ Вәлиуллина әнә шулай дип яши. Күпләргә үрнәк итеп куярлык аны. Кечкенә гәүдәле, нибары 1 метр буйлы «бәллүр кыз» ул. Берәүләр, мин авыру дип, елап утырганда, Гөлназ моның киресен раслый. Ул сызлау-сыкрауларга да түзә, сөяк сынуларны да кичерә. Аңа карап сабырлыкның төбе алтын дигәнгә дә ышанасың. Бүген ул кияүдә һәм ире белән малай тәрбиялиләр.
– Вакытында табиблар караган булса, мин, бәлки, мондый хәлгә дә калмас идем. Хәер, гәүдәм бәләкәй булудан беркайчан да читенсенмәдем. Бәхетле буласымны белеп яшәдем, – ди Гөлназ.
Бу сүзләрне ул хәзер, зур сынаулар узгач әйтә. Аңа кадәр исә авырлыкларны күп кичерергә туры килә аңа. Гөлназ тугач, әти-әнисе кызлары авырый дип күз алдына да китерми. Әмма бер яше тулуга аның сөякләре чатнап сына башлый. Район табиблары гипс салудан башка чара таба алмый. Мондый хәлләр берничә мәртәбә кабатлана. Әле ярый ул чакта туганнары белән киңәшеп, кызның әти-әнисе Мәскәүгә юл тота.
Әти-әнисе ул чакта өйдәге бөтен малны сатып бетерә. Акча күп кирәк була. Табиблар әйтүенчә, кызны иртәрәк алып килергә кирәк булган. Авыру 20 елга сузыла. Шушы вакыт эчендә Гөлназның сөякләре 50 тапкыр сына. Аңа бик күп тапкыр операция кичерергә туры килә.
– Сынулы сынаулар тәмам туйдырды. Мин үземне карап йөрергә өйрәндем. Егылмаска тырыштым. Интернеттан минем кебек авыру булган кыз белән таныштым. Ул сөякләрне ныгыта торган дару турында әйтте. Саклану ысулларын өйрәтте, – ди ул.
Гөлназ югары белем алырга да өлгергән. ТИСБИны тәмамлагач, үз районында хисапчы булып эшли. 4 ел элек кабат Казанга күченеп килә. Кеше ярдәменә мохтаҗ булса да, бирешми. Әнисенең газиз баласын бер дә читкә чыгарып җибәрәсе килми. Әмма Гөлназ зур шәһәрдә югалып калмый. Җаен таба. Бер оешмага эшкә урнаша, ипотекага фатир сатып ала, айлык акчаны үзе түләп бара.
– Ялгыз яшәү мөстәкыйльлеккә өйрәтте. Туган йорттан чыгып киткәнмен икән, ничек тә яшәргә тиешмен, дидем. Эшем документлар белән бәйле иде. Миңа өйдән генә эшләргә рөхсәт бирделәр. Буш вакытымның бер генә минутын да әрәм итмәдем. Дус кызым белән концертларга йөрдем, айга бер ресторанга барып тәмле итеп ашуны гадәткә керттем. Үзем өчен яшәргә өйрәндем, – ди ул. – Хәзер таяк белән йөрим. Инвалид арбасына сирәк утырам. Үземне бәхетсез дип тә, авыру дип тә санамыйм. Күңелем сау-сәламәт. Кешеләрне яратам, һәр туган көнгә сөенеп яшим. Мине күргәч, күзләрен дүрт итеп караучылар да бар. Аларга игътибар итмим дә хәзер. Һәр кешегә үз-үзен тыңларга кушар идем. Тормыш үзе өйрәтә ул.
Соңгы очрашканда Гөлназ кияүгә чыгып, гаиләле буласы килүе хакында әйткән иде. Хыялы чынга ашкан. Булачак ире белән интернет аша таныша ул. Башта смс аша аралашалар, соңрак егет аны очрашуга чакыра. Әмма Гөлназ алдан ук аны кисәтеп куя. Яраткан кешенең күзенә берни күренми бит ул. Илдар белән дә шулай була. Ул Гөлназга, мин синең бернинди кимчелегеңне дә күрмим, ди. Озак та үтми, алар никах укыта. Ә аннары уллары Ислам дөньяга килә.
– Баланы җиңел күтәрдем, – дип әйтә алмыйм. Сакланырга туры килде. Соңгы айларда хастаханәдә яттым. Мине Мәскәүгә җибәрделәр. Балам шунда туды. Әни булу миңа шундый ошый! Улыма тиздән 5 ай була инде. Гаиләбез булгач, бер бүлмәле фатирны сатып, икелене алдык. Ирем яратып, кадерләп тора. Үзем дә аны бәхетле итәргә тырышып яшим, – ди Гөлназ. – Гаиләм турында артык күп сөйлисем дә килми. Бәхет тынычлыкны ярата, диләр бит әле. Әнә шулай булсын. Мин исә үзем кебек кызларга бәхетле булу турында хыялланыгыз дияр идем. Без кемнән ким? Буебыз кечкенә булса да, йөрәктә урын зур. Аллаһы Тәгаләгә хәзерге көнем өчен рәхмәт укыйм, Янымда яраткан кешем, әти-әнием, туганнарым бар. Бәхетемдә аларның өлеше дә зур. Миңа ышанмаган булсалар, көчле була алмас идем. Башкаларга киңәшем – беркайчан да күңелеңне төшермәскә, артка карамыйча, алга атларга кирәк!
Чыганак: https://vatantat.ru/2021/10/65738/