Чаллыдан Гүзәл ханым: «Ул самолетта мин дә булырга тиеш идем» [видео]

-- Лейла

Чаллыда яшәүче Гүзәл ханымга туган көненә аэроклубка сертификат бүләк итәләр. Ул шалтыратып, шимбәгә язылмакчы була, тик Минзәләдә аңа «техник сәбәпләр аркасында бүген очышлар булмый», дип җавап бирәләр.

Гүзәл ханым якшәмбе 10 октябрь, сәгать 9да һавага күтәреләчәк төркемгә языла. Тик иртән инструктор Равил Шәрәфетдиновка шалтыратып, соңрак барачагын әйтә. Һәм Минзәләгә юлга чыккач, коточкыч хәбәрне ишетә.

— Парашюттан сикермәкче идем. Авиаһәлакәткә очраган самолетта мин дә булырга тиеш идем. Инструктор Равил белән (инде мәрһүм) гел элемтәдә булдык. Алар сәгать 9да очканнар, ә мин юлда идем, сәгать 10 очарга иде планнар. Мин җитешмәдем генә, улымның ул вакытта хоккей уеннары иде. Иң баштан Равил белән сәгать 9га сөйләшкән идек. Бу коточкыч хәбәр булды! Мин авиаһәлакәт турында ишетүгә Равилгә шалтырата башладым, ул алмады… — дип сөйли Чаллыдан Гүзәл ханым.

Бәйле