Татарстанда кайчан суыта?

Яңа атна башында республика аша салкын атмосфера фронты узачак.

Шул сәбәпле, 25 октябрьдә бераз яңгыр һәм юеш кар явуы ихтимал. Төнлә термометр баганалары +4 -1 градуска кадәр, көндез +1 градустан +6 градуска кадәр күрсәтәчәк.

Якынча фараз буенча, сишәмбе һәм чәршәмбе көннәрендә антициклон перифериясе йогынтысында явым-төшем көтелми. 26 октябрьдә төнлә һава температурасы -1 градустан -6 градуска кадәр, көндез – 0 градустан +5 градуска кадәр, 27 октябрь төнлә – +2 градустан -3 градуска кадәр, көндез +2дән +7 градуска кадәр.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/atna-bashynnan-suyta                                                     
                                                                                                                                                                                                                     Фото: https://pixabay.com/ru

Бәйле