Бүген коворкингта 24 яшьлек бер кыз белән таныштым. Ул да эшләргә килгән. Чәй эчү зонасында сөйләшеп киттек.
— Үләсем килә, — ди бу берзаман.
— Килгәч, нигә үлмисең? — дим.
— Әниемне жәллим, ул берүзе кала. Мине үзе генә тәрбияләде, аңа бик авыр булды. Хәзер мин үлсәм, ул да минем арттан үләчәк.
— Психотерапевтларга йөреп карамадыңмы?
— Карадым. Өч ел антидепрессант эчәм. Шулар булмаса, мин берни эшли алмыйм.
— Психиатр, психотерапевтларда консультация дә, медикаментлар да кыйммәт тора бит.
— Кыйммәт. Мин эшлим. Үземне мәҗбүри йөртәм. Берни эшләргә хәл юк. Әллә ниләр эшлисем, тормышны үзгәртәсем килә. Тик минем шушы чәй эчкән кружканы да юарга хәлем калмый. Кешеләр ничек үзенә кием алырга бара икән? Ничек итеп театрларга, киноларга йөри икән? Кемдер спортка да йөри бит әле… Алар бу энергияне каян ала? Мин ниндидер автомат режимда гына яшәп торам: иртән торам, ашыйм, я эшләргә коворкингка барам, я кабат ятам.
— Ә ни өчен үләсең килә: конкрет сәбәпләре бармы?
— Арыдым. Беркемне дә күрәсем килми. Беләсеңме, кешеләр шулкадәр кансыз, миһербансыз…
— Группалы терапияләргә йөрдеңме?
— Йөрмәдем. Кешеләрне күрәсем килми.
— Мин сиңа ничек тә булса ярдәм итә аламмы?
— Юк…
Көне буе шушы кызны уйлап йөреп торам. Шуны уйлап ашыйм, шуны уйлап эшлим. Сезнең шулай автомат режимда яшәгәнегез бармы? Хәлегез булсын өчен, энергия арттыру өчен нишлисез?