Казан әбисе: “Мине алып китегез, урамда салкын, кызым өйдән куып чыгарды” [видео]

-- Лейла

Әлеге апа «Приют человека» дип исемләнгән мохтаҗларга ярдәм итү үзәгенә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән.

Спиртлы эчемлекләр белән мавыгучы кызы, бу олы апаны өеннән урамга куып чыгарган. Апаның барыр урыны юк, хәзерге вакытта аны «Приют человека» приютына урнаштырганнар.

— Кызыма 45 яшь, эчә. Берничә тапкыр өйдән шулай куып чыгарды. Ардым инде. Пенсиям 5700 генә, бүлмә тапкан идем, 6 мең.
Мин ул акчага ашыйммы, яшимме? – дип сукрана апа.

Приюттагы вагоннарны җылыту өчен ай саен 50 000 нән артык түлисе, ә кыш көне түләү тагын да арта.
Тамчыдан күл җыела, әгәр дә ярдәм итәргә мөмкинлегегез булса, кем күпме булдыра ала, әлеге приютка ярдәм итик.

Сбербанк картасы:
5336 690185192657 Алина Айдаровна

Бәйле