Янгыннан ике яшь баланы күтәреп, эчке күлмәктән генә чыгып йөгерәләр

-- Лейла

Балык Бистәсендә иртәнге алтынчы яртыларда чыккан янгын берсеннән-берсе кечкенә ике балалы яшь гаиләне йорт-җирсез калдырган.

– Табигатькә якынрак булыйк, шул ук вакытта Казаннан да ерак булмасын дип, бу йортны без яз көне сатып алган идек. Ишегалдындагы иске сарайларны сүтеп, канализацияләрен, коймаларын яңартып, өйгә ремонт ясап бетергәч кенә янгын чыгып, бернәрсәсез калдырды. Машинаны гына коткарып кала алдык, булган бөтен әйбер дә янып бетте, – дип сөйләде безгә өй хуҗасы Альбина Хәлиуллина.

Иртәнге алтынчы яртыларда ире нидер шартлаган тавышка уянып китә. Өйгә берәр чит кеше кердеме икән әллә, дип чыгып карарга була. Бу вакытта инде коридорны төтен каплап алган була. Хатынын уятып, өч яшьлек һәм җиде айлык балаларын күтәреп, чыгып йөгерә алар. Өсләрендә бер кат йокы киеме генә, аякларына да кияргә өлгермиләр.

– Яланаяк килеш күршеләргә йөгереп бардык, шакылдатып та, кычкырып та карадык. Ишетүче булмады. Аннары икенче күршеләргә йөгердем. Ул арада ирем машинаны кабызып, юлга чыгарып куйды. Өйдән чыккан вакытта машинаның ачкычын эләктереп алырга өлгергән. Ә өйгә керерлек түгел иде. Без барыбыз да өшеп-туңып, машинага кереп утырдык. Күршеләр дә уянып чыкты. Янгын сүндерүчеләр дә килеп җитте. Өебезнең стеналары гына утырып калган. Янгын өйгә терәтеп салынган мунча ягыннан чыккан булырга тиеш. Нәрсәдән чыгуы әлегә билгесез, – ди Альбина.   

Йортны иминиятләштерергә өлгермәгән булганнар. Барысын да яңадан башларга кирәк була инде, киң күңелле кешеләрнең ярдәменә таянабыз, диләр Хәлиуллиннар. Хәзерге алар Альбинаның әти-әниләрендә яшәп торалар.Реклама

Бернәрсәсез калган гаиләгә ярдәм итәргә теләүчеләр булса, Альбинаның телефон номер: 8-967-36-00-261. Банк карталары (Сбербанк, Тинькофф) шул номерга беркетелгән.

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/%D3%99y-yazmyish/3-yashlek-m-7-aylyk-balabyzny-ktrep-yangan-ydn-chygyp-ygerdek

Бәйле