Чаллының сукбай хатыны: «Әтиемне тапсам иде…» [видео]

-- Лейла

Павлюхина Ксения Константиновна 1973нче елгы. Хәзерге вакытта ул Чаллының 28 комплекс тирәләрендә – халыкка хезмәт бирү биналарының подвалында гомер кичерә.

– Мин укытучы булып эшләдем. 37нче мәктәптә башлангыч сыйныфларга белем бирдем. Аннары аннан киткәч, 53нче мәктәптә балаларга тарих фәнен укыттым. Шушы чор аралыгында КАМАЗ предприятиесенең Двигательләр заводында да эшләп алдым. КАМАЗда олы янгын чыгып, завод янып беткәч, янәдән мәктәпкә укытырга кердем. Педагогик стажым – 7,5 ел. Минем 1950нче елгы әтием бар. Аның исеме Жужов Константин Андреевич. Мин аны эзлим. Соңгы миңа билгеле мәгълүматлар буенча әтием хәзерге көнгә кадәр Нурлат шәһәрендә яшәргә тиеш. Шуңа аптырыйм: ничек анда барып эләккән ул? Анда безнең туганнар да, дуслар да юк бит! Мин аны табасым килә. Ул исәнме, юкмы, нинди хәлдә – боларын белмим. Әмма аның белән күрешергә иде дигән теләк белән йөрим, – дип сөйли Чаллының мохтаҗларга ярдәм күрсәтү һәм кайнар ризык белән тәэмин итү үзәгенә килеп йөрүче бу ханым.

Аның үзенең балалары бармы, юкмы – анысы, кызганыч, билгеле түгел. Үзе дә ничек мохтаҗлык тормышына барып җитүе турында сөйләргә яратмый. Ксения Павлюхина бары тик әтисен табарга булышуларын гына әйтте. 

Инде Ходай Тәгалә бу тормыштан чыгарга, нормаль яшәү рәвеше алып барырга ярдәм итсә иде! Иң беренче чиратта, моны мохтаҗ ханым үзе чын күңелдән теләргә һәм үзгәрер өчен кулыннан килгәнчә тырышырга бурычлы!

Бәйле