Красноярскның бер мәктәбендә укучы география дәресендә үлгән.
Сигезенче сыйныф укучысы һуштан язып егылган һәм аны реанимациягә алып киткәннәр.
Красноярскта 14 нче номерлы мәктәпнең сигезенче сыйныфында укучы вафат булган.
29 октябрьдә укучы география дәресендә һуштан язган. Ашыгыч ярдәм мәктәпкә оператив рәвештә килеп җиткән, табиблар баланы реанимацияләргә тырышкан, аны хастаханәгә китергәннәр, тик анда ул вафат булган. Үлем сәбәбенең нидән булганлыгы — аңлашылмый.
Сигезенче сыйныф укучысы хроник авырулардан интекмәгән. Ул имин гаиләдән. Тикшерү комитетында укучының үлеме буенча тикшерү үткәреләчәк, дип җавап биргәннәр.
Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/dres-vakytynda15-yashlek-ukuchy-lgn Фото: https://pixabay.com/ru/