Куркыныч. Түбән Камада халыкны яклаган Росгвардия хезмәткәрен эштән куалар ди [видео]

-- Лейла

Үткән атнада Түбән Камада куар-кодсыз кафега кергән кешеләрне яклаган Росгвардия хезмәткәрен эштән куалар ди. Бу хакта «Необычный человек»/ «Гадәти булмаган кеше» каналы активистлары хәбәр итте. Аларга карата да нык басым баруын видеоларында күрсәтәләр.

Шушы көннәрдә Түбән Кама «Бургер Кинг»ы кафесына Росгвардия хезмәткәрләре килә. Кафе хезмәткәрләренең “кызыл төймә”гә басканнары ачыклана. Янәсе кафега килүчеләр QR-код күрсәтмәгәннәр.

Сатучы хатын-кыз билгеләп үткәнчә, заказны алар кодлары булмаган кешеләргә бирергә тиеш түгел. Әгәр дә халык куар-кодсыз икән, димәк алар заказны чыгарып бирергә генә хокуклы.

Росгвардия хезмәткәре җәмәгать туклану урыннары эшчесенә аңлату эше алып бара. Кешеләрнең хәрәкәт итүен чикләргә мөмкин түгел. Кафега килүчеләр QR-кодны күрсәтмәскә хокуклы. Россия Федерациясе Конституциясе нигезендә, кешенең хәрәкәт итү хокукын Татарстан министрлар кабинеты карары түгел, ә Федераль закон гына чикләргә мөмкин.

Әлеге видео социаль челтәрләрдә шул ук мәлдә яшен тизлегендә таралды. 

Соңыннан гына билгеле булганча, Росгвардия хезмәткәре Александр Ямщиковны эшеннән азат иткәннәр. Хәзер исә ул – эшсез.  

– Халык үз геройларын якларга тиеш! Алайса геройлар бу заманада гел калмаска да мөмкин бит, – дигән фикерләрне җиткерә «Необычный человек»/ «Гадәти булмаган кеше» каналы активисты Рәмзил Галимҗанов.

Алар росгвардияче Александр Ямщиков эше белән сокланалар, аңа бүгенге көндә ярдәм кирәк булуын аңлатып үтәләр.

– Безнең илдә үз хокукларыңны яклаулы экстремизмга тиңләп куялар. Хокук саклау органнары безне кемнәрдән саклый соң, алар нинди хокук саклый? Җавап бар: теләсә нинди хокукны саклый, тик халыкны гына якламый! 

Безне күп кенә массакүләм-мәгълүмат чаралары – антиваксерлар, ягъни прививкаларга каршы кешеләр буларак күрсәтә. Бу бер дә алай түгел. Без – көчләп вакцина ясатуга каршы, кешенең моңа үз ирке булырга тиеш. Прививка ясатмасаң – кешене хәзер эштән куалар. Бу норма түгел! Болай эшләнергә тиеш түгел! Без менә шуларга каршы, – ди активист Рәмзил Галимҗанов.

Тәкъдим ителгән видеода полиция хезмәткәрләренең ни дәрәҗәдә «профессиональ» рәвештә эшләгәне дә тәкъдим ителә. Алар янәсе ниндидер протоколлар төзиләр, әмма аларны активистларга танышу өчен күрсәтмиләр дә, бирмиләр дә. Ахыр чиктә полициянең качып китүен генә күреп калабыз.  

Хәзерге вакытта бу активистлардан прокуратурага мөрәҗәгать әзерләнгән. Активистлар бу мөрәҗәгатьтә үзләренең конституцион хокуклары бозылуы турында бәян итәләр.

Бу хәлләрнең дәвамы тагын да кызыклы булырга охшаган, активистларны күзәтәнү дәвам итәбез.

Бәйле