Тутырма — тәмле ашарга яратучылар өчен [видео]

-- Лейла

Җырчы Гөлназ Гафурова гаиләсе белән бергәләшеп җыелып, тутырма ясаганнарын күрсәтте.

Тутырма ясаучы гына бу эшнең никадәр мәшәкатьле икәнен беләдер ул. Эчәгесен эшкәртәсе, юасы, эчлеген әзерлисе, тутырасы, пешерәсе. Һәрбер хуҗабикәнең тутырма пешерүнең үз серләре, махсус рецептлары була.

Элек яратып пешерелгән мил­ли ризыклар бүген онытыла бара, алар урынына брокколи, шпинат, кинза ише «сәламәтләре» килә. Ләкин туклыклы һәм тәмле ашарга яратучылар һәрвакытта да булачак.

Эчәгене эшкәртүчеләр бармы сезнең арада, ничегрәк кулланасыз?

Бәйле