Аны очратканчы, тормышым тыныч, тотрыклы, үз агымы белән бара иде. Бу очрашуга сөенергәме яки аны онытыргамы икәнен аңлый да алмыйм хәзер.
Мәктәп партасыннан бирле әти-әниләрнең горурлыгы булдым. Тәртибемә дә тел-теш тидерерлек түгел иде. Югары уку йортына укырга кергәнче, егетләр турында уйламадым да. Чөнки башымда бары бер генә уй – әти-әниләрнең йөзенә кызыллык китермәү.
Ә аннары горизонтта минем булачак ирем пәйда булды. Руслан бик итагатьле, җайлы кеше иде. Мин – беренче курсны тәмамлаган унсигез яшьлек кыз. Ә ул ныклап аягына баскан ир-егет. Руслан миннән күпкә өлкәнрәк булганга, аның ниятен аңлап булса кирәк, әти-әнием, ашыкмагыз, бераз очрашыгыз, бер-берегез белән ныклап танышыгыз, диде. Ә мин исә, менә дигән кияү, тәрбияле, һәр кыз хыялында йөрткән, машинасы һәм үз фатиры бар, дип уйлап, аны күз уңаеннан җибәрәсем килмәде.
Укуны тәмамлагач, зурдан кубып туй үткәрдек. Ул минем өчен озак елларга беренче һәм бердәнбер ир-ат булды. Хәер, аның назларыннан башым китте, дип әйтү дөрес булмас. Гомумән алганда, ул идеаль ир һәм ике балабызның әтисе иде. Гаилә бизнесына кереп китәргә мәҗбүр иткән якын дустыма да әверелде әле.
Синнән иртәрәк китәчәкмен, шуңа күрә, бар нәрсәне дә белеп торырга кирәк, ахыр чиктә, балалар синең өстеңдә калачак, дип Руслан һәрчак әйтә килде. Шулай итеп, ел артыннан ел үтте, аңа табиблар берничә тапкыр йөрәгең авырта, хастаханәгә ят, диде. Ләкин эшләр гөрләп барганда, аның барысын да ташлап, хастаханә юлында йөрисе килмәде. Чираттагы килешү төзелгәннән соң, без моны билгеләп үтәр өчен ресторанга киттек. Берчакны ирем йөрәген тотып, авып китте. Тиз арада ашыгыч ярдәм чакырттык. Русланны коткарып кала алмадылар, йөрәге түзмәде.
Барысы да бер мизгел эчендә юкка чыкты. Бу бары начар төш кенә, дип саташтым. Аннары өметсезлек һәм коточкыч депрессия биләп алды. Көне-төне ашамыйча-эчмичә, бер урынга текәлеп утырдым. Кызым елый-елый аларны ятим калдырмавымны үтенә башлады, шуннан соң үземне күтәрелергә мәҗбүр иттем.
Бәлки, вакыт дәвалый торгандыр, әмма минем дәвалану вакыты бик озак, дүрт ел дәвам итте. Берәүне дә үз яныма китерә алмадым, ирләрдән читләштем, башым белән эшкә чумдым һәм әйтелгән комплиментларны тыңламыйча да, колак артыннан үткәреп җибәрдем. Күңелдәге бушлыкны басу өчен чигү белән шөгыльләнә башладым. Интернет аша ныклап торып кызыксынучы кызлар белән таныштым, клубыбыз барлыкка килде, җыелышып мастер-класслар үткәрдек. Очрашуларның берсе ахырында, шул клубта танышып, якын дустыма әверелгән Алия артыннан абыйсы да килгән, ә мин ул көнне машинасыз идем. Дустым өемә чаклы озатып куярга тәкьдим итте.
…Дамирга күз салгач, аякларым сыгылып төште. Ике метрлы зәңгәр күзле егет сеңлесенең мавыгуын чын күңелдән аңлый һәм аңа һәр эшендә илһам биреп тора иде.
Әлбәттә, аның миңа ошавын сиздермәдем. Ә сигез яшькә яшьрәк икәнен белгәч, бөтенләй кәефем кырылды. Ләкин, соңрак Алия әйткәнчә, мин дә Дамирга ошаганмын икән. Кызлар белән бергә бер көнне төнге клубка кичәгә киттек, коктейль башыма бәргән күрәсең, бар дөньямны, проблемаларымны онытып рәхәтләнеп күңел ачтым, аякларым арыгынчы биедем. Клубтан чыкканда, безне Дамир каршы алды – аның кочагына ничек килеп керүемне аңламыйча да калдым.
…Кызым белән улым дәү әниләрендә кунакта иде. Дамирга чәй эчәргә керергә тәкьдим ясадым. Ул моны гына көткән генә диярсең. Ачкычларымны алып үзе ишекне ачты. Аш-су бүлмәсендә дә үзе барысын да хәстәрләде. Аның татлы карашларыннан эреп киттем, Дамирга каршы торырга көчем җитмәде. Мәрхүм ирем белән мондый хисләрне беркайчан да тоймавымны аңладым. Сөю дөньясына кереп чумдым.
Икенче көнне иртән оялуымнан кая барырга белмәдем, сүз дәшергә кыймадым. Дамир да моны аңлады булса кирәк. «Бер төнлек хатын кирәкми миңа. Әйдә, бергә яшик», – диде. Әмма, миңа вакыт кирәк, дип аны туктаттым.
Очрашуларыбыз инде бер елга якын дәвам итә, ул балалар белән танышырга теләвен белдерә, бергә яшәвебезне тели. Акчама, бизнесыма кызыга, дигән шик кереп тә карамый. Аңа бер тиен дә акча биргәнем юк. Яхшы эше, фатиры бар. Ләкин Дамирның ике бүлмәле фатиры безнең өчен бик кечкенә. Ирем төзегән йортка аны ничек алып кайта алырмын дип күз алдына да китерә алмыйм. Вөҗдан газабы ашый. Ләкин аны югалта да алмыйм. Бу күзләрне күргәннән бирле, акылымны югалттым. Саф һавага тилмергән кеше шикелле, аның шалтыратуын, аның белән очрашу сәгатен, секундларын санап көтәм.
Бәлки, кемдер минем сыман хәлдә калгандыр һәм якын кешемне югалтмас өчен, нишләргә кирәклеге турында киңәш бирә алыр?
Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/әy-yazmyish/solap-kilgn-bkhetemne-taptym