Татар эстрадасында танылып килүче җырчы вафат [видео]

-- Лейла

Автор-башкаручы — Нурислам тәхәллүсле Николай вафат булган. Җырчы белән хушлашу 10 ноябрь Питрәч районы Кавәл авылында булачак.

2018 елда Нурислам белән белән әңгәмәдән өзек.

— Ун елдан соң тормышыгызны ничек итеп күз алдына китерәсез һәм үзегезне сәхнәдә күрәсезме?

— Ун елдан соң эстрадада булырмын дип уйламыйм, чөнки үземне анда күрмим, бу чынбарлык.
Ун ел буе җырлап йөрергә дә җыенмыйм. Тормышыма килгәндә, бер сүз дә әйтә алмыйм. Ун елдан соң мин нинди булырмын, җир йөзендә булырмынмы — бөтенләй ул турыда уйлаганым юк. Мин бүген белән яшим. Бүген мин бар, яшим, мин шат. Иртәгәсе Аллаһ кулында…

Журналист — Юлия Насыйбуллина әңгәмәсеннән өзек.

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий