Алкогольле эчемлекләр кулланучыларга — ишек ябык [видео]

-- Лейла

Казанның мохтаҗларга ярдәм күрсәтү үзәгендә аек кешеләргә генә булышалар.

— Эш вакытында спиртлы эчемлекләр эчәргә яратучылар белән күп эш башкарылды, бик күп проблема да туды. Эшебезнең бу өлешен сирәк күрсәтәбез, ләкин шуңа да карамастан, социаль эштә еш кына агрессив һәм адекват булмаган кешеләр белән очрашырга туры килә.
Исерек кешеләрне үзәккә кертмәскә тырышабыз. Кешедә сайлау мөмкинлеге бар: алар я нормаль тормыш алып барырга тырыша, я шешә белән дуслыкларын дәвам итәләр.

Шунысы да бар: әгәр дә кеше алкоголь өчен акча тапкан икән, димәк, ашарга да табар, дип саныйбыз, — дип язалар ярдәм үзәгендә эшләүчеләр.

Бәйле