Татарстанда халык үз героена 300 меңгә якын акча тапшырды [видео]

-- Лейла

Түбән Камада куар-кодсыз кафега кергән кешеләрне яклаган Росгвардия хезмәткәрен эштән кудылар. Бу хакта «Необычный человек»/ «Гадәти булмаган кеше» каналы активистлары хәбәр итте. Аларга карата да нык басым баруын видеоларында күрсәттеләр.

– Халык үз геройларын якларга тиеш! Алайса геройлар бу заманада гел калмаска да мөмкин бит, – дигән фикерләрне җиткерә «Необычный человек»/ «Гадәти булмаган кеше» каналы активисты Рәмзил Галимҗанов.

Активистлар халык герое, росгвардия прапорщигы — Александр Ямщиков белән очрашты.

⁃ Халык үз героена ярдәм итте! Аңа 295 000 сум күләмендә финанс ярдәме тапшырдык. Моны халык җыйды, халык хуплап чыкты, — дип яза Рәмзил Галимҗанов.

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий