Ярый ла бәхет китергән җүләр адым булды!

-- Лейла

Илгизә гарьләнеп урам буйлап йөгерә дә йөгерә. Шулвакыт чак кына машина астына кермичә кала. Юлда мотоцикл да килеп чыга һәм аны бәрдермим дип юл кырыена чыгып ава.

Илгизә табиб булам дип, якты хыяллар белән шәһәргә килде. Уку да авыр, туган як та сагындырып, кире кайтып китәргә уйлаган вакытлары да булмады түгел. Шулай да «кеше көлдерәсе булма, укы, тырыш-тырмаш», дип әти-әнисенең тукып торуы артка чигенергә ирек бирмәде. Иң авыр ике елы тырышып-тырмашып узып та китте.

Өченче курста укыганда ул үзеннән ике яшькә олырак шәһәр егете Ренат белән очраша башлады. Ренат табиблар гаиләсеннән, дус кызлар көнләшерлек егет. Илгизәгә төркемдәшләре: «Әгәр ул егеткә чыксаң, майда йөзәрсең. Сине яхшы эшкә, юньле вазифага урнаштыра инде алар», — дип җае килгән саен әйтә. Ренат белән Илгизә ике ел очраша, егет аны бик яратып йөри, затлы машинасы белән уку йортына барганда кереп ала, тулай торакка алып кайтып куя. Әмма никтер гел әти-әнисе белән таныштырырга ашыкмый, шуңа да кыз вакыты белән аның хисләрендә шикләнеп куя.

Менә бүген Ренатның әтисенең туган көне икән. Ренат университеттан туры бәйрәмгә барабыз дип әйтеп куя. Әмма Илгизә егетен тулай торакка кереп, матур күлмәк киеп чыгарга күндерә. Алар өйгә килеп кергәндә кунаклар килгән була. Улы белән Илгизәне әнисе каршы ала. Шул арада әни кеше: «Ә син үзең генә түгел, моның беләнмени?» — дип Илгизәне кабул итмәвен, үз тиңнәре булмавын әйтеп тә куя. Ренат әнисен шундыйрак холыклы, соңга калганны яратмый дип акларга, ә Илгизәне калдырырга тырышса да, кыз өске киемен дә кимичә чыгып китә. Аның артыннан чыгарга җыенган Ренатны әнисе туктата: «Син нәрсә инде, кунаклар көтә. Туңгач кире килер әле, Илгизәң качмас».

Ә Илгизә елый-елый урам буйлап йөгерә дә йөгерә. Ул чак кына машина астына кермичә кала. Мотоцикл да килеп чыга һәм аны бәрдермим дип юл кырыена чыгып ава. Илгизә егет янына йөгереп килә, «Мин булачак табиб, кайсы җирегез авырта?» — ди.

Егет кулы каты авыртуын әйтә. Кыз ашыгыч ярдәм чакыртырга теләсә дә, егет каршы килә, ә киресенчә шаярта. «Нәрсә, булачак табибны егете ташладымы? Нигә машина астына ташланасың? Миңа торырга ярдәм ит әле», — дип кызны кочаклап та ала. Шул вакытта кулга-кул тотынып, ЗАГС ягыннан яшь пар килә. Мотоциклчы егет: «Әйдә, ЗАГСка кереп, язылып чыгабыз», — ди. Илгизә дә нык үпкәләгән була, «Әйдә», — ди. Алар ЗАГСка йөгереп керәләр. Илгизә анда кергәч кенә айнып китә. Чыгыйк дип ялвара башлый, ә ЗАГС хезмәткәрләре андый эшнең алай тиз эшләнмәвен, 1 ай алдан гариза бирергә кирәклеген әйтә. Шулай итеп, алар гариза биреп чыгалар.

Илгизә мотоциклчы егетне шуннан соң югалыр дип уйлый. Әмма ул икенче көнне үк гипслы кулы белән Илгизәне каршы алырга килә, укулар беткәч, тулай торакка озатып куя. Әлбәттә, Ренат та килә, гафу да үтенә. Әмма Илгизәнең үзенә шундый мөнәсәбәттә булган әти-әнисенең аны кабул итмәячәкләрен аңлый һәм егеткә кире кайтмаска була. Кыз мотоциклчы егет белән мавыгып китә, алар арасында мәхәббәт кабына. Ренат Илгизә артыннан озак йөри әле, аның яңа егете белән дә сөйләшеп карый, әмма уңышка ирешә алмый.

Ә Илгизә белән Самат бер айдан туй гөрләтәләр. Саматның әтисе вафат, әнисе Илгизәне бик яратып кабул итә. Оныгы Камилә тугач та, баланы үзе карап торып, киленне укытып бетерә. Илгизәнең укып бетерүенә, дипломлы белгеч булуына ире Самат та куана, чөнки хатынының ничә ел тырышып «энә белән кое казуын» юкка чыгарасы килми. «Булачак табиб» дип танышкан Илгизәсен чын табиб итеп күрәсе килә аның. Илгизә ире, әти-әнисе, кайнанасы ярдәме һәм кызы бәхетеннән бу хыялын чынга ашыра.

Илгизә Самат белән кызына карый да, булачак ире белән ничек танышуын һәм җүләрлек белән кияүгә чыгуын искә төшереп, ирен чите белән генә елмаеп куя. Ярый ла бәхет китергән җүләр адым булды, дип уйлап куя ул.

Тулырак: http://yutazy.ru/news/%D2%97%D3%99mgyiyat/bkhet-kitergn-yulrlek

Бәйле