Илсөя Бәдретдинова кияүгә чыга язган?! [видео]

Танылган җырчы Илсөя Бәдретдинова чак кына кияүгә чыкмый калган.

Бу хәл Алабугада булган. Мәдәният һәм сәнгать көллияте укучылары Илсөягә кызыклы тамаша тәкъдим иткән. Бай Солтан үзенә хатын сайлый. Тик өч кызның берсенә дә йөрәге ятмый. Шунда Солтанның күзе Илсөягә төшә. “Гомерем буе шундый хатын турында хыялландым. Карт та булмасын, яшь тә булмасын. Ябык та булмасын, әмма зифа булсын. Бии һәм җырлый белсен. Ә иң мөһиме – акыллы булсын. Хатыным буласыңмы?” — ди Солтан һәм Илсөянең алдына чәк-чәк, каз, бәлеш, чәчкә бәйләме китереп куя. 

“Чак кияүгә чыкмый калдым Алабугада. Юл буе искә төшереп, рәхәтләнеп көлеп кайттык. Бик зурладыгыз! Менә зур-зур рәхмәт сезгә! Мондыйны күргән юк иде… Гомумән, Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятенә соклануым чиксез минем. Минем ике биючем дә шуннан. Бик-бик көчле уку йорты!” — дип язган Илсөя Инстаграмда.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/ilsya-bdretdinova-kiyag-chyga-yazgan

Бәйле