Ничек дөрес итеп ботка пешерәсе?

-- Лейла

Ботка пешергәнче, дөге, тары, солы ярмасын башта берничә кат салкын су белән, аннары 2-3 тапкыр кайнар су белән юарга киңәш ителә.

Дөге изелеп китмәсен өчен, суга 2-3 кашык сөт өстәргә кирәк.

Дөгене тирән чуен кәстрүлдә пешерергә кирәк. Юка кәстрүл тигез җылынмый, шуңа күрә ботканың асты көяргә, ә өсте пешми калырга мөмкин.

Әгәр дөге пешә торган суга азрак аш серкəсе өстәсәң, ул ак һәм тәмле була.

Ботка куерып китә икән, болгата-болгата кайнар сөт яисә су өстәргә кирәк.

Ярманы югач, икенче көнгә калдырмагыз. Аның тәме һәм исе үзгәрә, алай гына да түгел эчүе дә бар.

Ботка пешерү өчен, фильтрланган су кулланырга тырышыгыз. Краннан агызылган суда пешкән боткадан төрле тимер, хлор тәмнәре килергә мөмкин.

Пешерер алдыннан, ярмаларны 100-150 градуска кадәр җылытылган пичтә кыздырып алсагыз, алар таралып торыр. Алай гына да түгел, болай эшләгәндә ярмаларның файдалы үзенчәлекләре дә арта.

Ярманы кайнап торган аз гына тозлы суга салырга һәм акрын утта пешерергә кирәк.

Ботканы озак пешермәс өчен, ярманы башта суда тотарга кирәк. Болай эшләгәндә, ярмадагы файдалы матдәләр ныграк саклана.

Шулай ботка пешерәсе суга, ярма салыр алдыннан бер чәй кашыгы ак май өстәсәгез, ул тагын да тәмлерәк булыр. Ярмаларның файдалы үзенчәлекләре дә сакланыр.

Чыганак:  http://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/botka-pesher-belbezme

Бәйле