Казан сукбайлары бер шешә аракыга алданып йөриләр [видео]

-- Лейла

Казанның мохтаҗларга ярдәм үзәгенең социаль патруль хезмәткәрләре Адоратский урамына чыкты.

Монда ике сукбайның нишләргә дә, кайда да барырга белмичә аптырап торганнарын хәбәр итәләр. Ир-ат үзен белештермәгән дәрәҗәдә, ә хатын-кыз исә нык кына исерек була.

Социаль ярдәм итү патруле хезмәткәрләренә әлеге ир-ат теләсә-нәрсә кычкыра, үзен агрессив тота. Элегрәк тә бу ир-атка ярдәм итмәкче булалар, әмма ул баш тарта.

Ә хатын бик каты исерек була. Авырлык белән генә сөйләшә. Алар икесе дә ярдәмнән баш тарталар.

Кызганычка каршы, кайбер сукбайлар нормаль тормыш алып барудан баш тарта. Һаман да шул шешәгә алдана, аны бөтен нәрсәдән өстен күрә.

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий