Дәниф Шәрәфетдинов Хәния Фәрхи турында: «Ул сәхнәгә кояш кебек балкып чыгып, тамашачыны үзенә каратып тора иде»

-- Лейла

Яраткан җырчыбыз, Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхи турында истәлекләре белән моңлы җырчы Дәниф Шәрәфетдинов уртаклаша.

– Дәниф Хәния Фәрхинең үлемен ничек кабул иттегез?
– Мин бу хәл белән һаман да килешә алмыйм. Бу хәбәрне миңа иртәнге якта беренчеләрдән булып җиткергән иделәр, төшке аштан соң гына аның дөреслеге белән килешергә туры килде. Тәтешлегә барырга теләгән идем, руль артына утырырлык халәттә булмадым, шуңа күрә Хәния апа белән Казанда гына хушлаштым. Шулай да ул минем өчен һаман да исән кебек.
– Исән вакытында еш сөйләшә идегезме?
– Вафат булган елының соңгы 3 аенда гел аралашмадык, аңа кадәр айга бер-ике тапкыр озак итеп сөйләштек. Аннары элемтәләр өзелде. Тәтешледә аның хәле авыр булган инде. Шуны белгән булсам, авылга янына кайтып утырган булыр идем. Ул беркайчан да тормыштан зарланмады. Берәр нәрсә килеп чыкса: «Апаем, үзем гаепле», – дия иде. Бер янына барып кайтасым килеп йөрде, тик һаман мөмкинлек чыкмады. Шуңа үземә ачуым да килә. Саклап кала алмадык шул! Ул гел тамашачы дип яшәде, барлык авыруларын сәхнәдә онытты. Сәхнәдә чакта сүзсез, күзгә карашып аралашырга өйрәнгән идек бит! Урыны җәннәттә булсын.
– Хәния Фәрхи белән дуслыгыгыз ничек башланды?
– 1996 ел, май азагы. Виталий Агапов белән Чаллыда концерт куйдык. Габделхәй абый белән Хәния апа да килгәннәр. Концерттан соң каршыма очрадылар. Таныштык. Моңарчы минем Хәния апаны якыннан күргәнем дә юк иде. «Дәниф, искиткеч матур җырладыгыз, рәхмәт», – дип, шунда ул миңа бәясен бирде. Җылы гына аерылыштык. Ул вакытта мин чын-чынлап җырны, сәхнәне ташларга җыенып йөри идем. Июльдә берәү шалтырата. «Сине Хәния Фәрхи эзли», – ди. Шуннан шалтыраттым, җылы гына сөйләштек. Аңа җырчы кирәк булгач, мине исенә төшергән дә «Бергә эшләргә теләгең юкмы?» – диде. Мин ризалаштым. Аннары өенә барып, хезмәттәшлек турында иркенләп планнар кордык. 3 августта беренче тапкыр чыгыш ясадык. Ул вакытта Балтачта Ганс абый Сәйфуллин «Яшьләр җыены» оештыра иде, 4 кеше чыгып китеп, шунда концерт куеп кайттык.
– Ул нинди җитәкче иде?
– Ансамбльдә вазыйфалар төгәл бүленгән, һәркем үз эшен башкара. Мин – программа өчен җавап бирәм, Габделхәй абый Биктаһиров – финанслар директоры. Хәния апа үзе коллектив белән идарә итә. Хатын-кыз өчен зур коллектив башында торуны зур геройлык дип саныйм. Сәхнәнең эше, бик күп бит аның. Алсу, Хәния Фәрхинең икенче кызы, кечкенә, ул дип өзелә. Берәр айга чыгып киткән чаклар да бар иде бит! Һәрвакыт бар эшне дә үзе башлап йөрде. Теге яки бу җыр килеп чыкмаса, син җырлап кара дип, миңа бирә, мин башкарып карый идем. «Монысын син җырла», – дип, үзе дә җырлар бирә, шул ягын аеруча да ярата идем. Шагыйрьләргә җыр тесктлары язарга куша, гадәттә алар ул теләгәнчә булмый, шуңа машинада барганда үзе җиренә җиткереп яза иде. Ә дуэт җырлау – аерым тарих. Яшермим, башта бик авыр булды, чөнки безнең тавышлар туры килми. Аннары мин «Хәния апа, үз тональлегеңдә җырла, мин иярәм», – дип тәкъдим иттем. Шулай итеп, аның да тавышы басылып калмады, мин дә аны бизәкли, матурлый алдым. 1996 елда «Бәйрәм» ансамблендә, аппаратура да, машина да, костюмнар да – бернәрсә дә юк иде. Коллективның сәнгать җитәкчесе буларак, костюмнар уйларга да һ.б., репертуар туплау – барысын да үзе эшләде. Моның өстенә туганнарына, дусларына булышты. Бик ярдәмчел, киң күңелле булды. Еш кына кайдан шулкадәр көч алган икән дип уйлыйм…

Барыбызның да тәкъдимнәрен тыңлап, программа җыя иде. Тормышыбыз белән кызыксынып, ярдәм итеп тора иде. Ул гади дә, бөек тә шәхес. Үзенә дә, безгә дә таләпчән булды. «Күңелегездә нинди генә хисләр булса да, сез тамашачы алдына елмаеп чыгарга тиеш», – дия иде. Үзе дә бик күп кадерле кешеләрен югалтты. Кәефе булмаганда кычкырып, көлеп җибәрә торган иде ул. Аның кебек ихлас көлүче юк. Сәхнәдә аның белән җиңел иде. Ул сәхнәгә кояш кебек балкып чыгып, тамашачыны үзенә каратып тора иде. Аяклары авыртса да, тыпыр-тыпыр биеде. Концерттан соң сыгылган лимон халәтендә булып, танырлыгы да калмый иде.
– Эштә төрле хәлләр була, ачуланышкан чакларыгыз булдымы?
– Булгандыр инде. Үзем дә кызу канлы бит әле. Әмма күзгә-күз карашып, кычкырышып талашкан булмады. Мин аны хатын-кыз, әни кеше, моң иясе буларак бик хөрмәт иттем. Куркып, икеләнеп тору дигән әйбер булмады. Андый хисләр сәнгатькә килешми дә. Аннары, төркемдә булган һәр вак кына деталь дә җырчының кәефендә сизелә, ул аны үзе белән сәхнәгә алып чыга. Шуңа да рәттән унышар концерт куярга чыгып китеп, талашып йөрми идек. Иң мөһиме – ул тамашачыны кулында тотты. Ут беткән очракта да залдан чыгып китүче булмады бит. Аның белән 5 ел бергә эшләдек, 2001 елда мин төркемнән киттем. Сәбәпләрне әйтмим, бу безнең арадагы сер булып калсын. Тик без начар мөнәсәбәттә аерылмадык. Күпмедер вакыттан соң яңадан кире кайтырга да тәкъдим иткән иде… Хәния апа гайбәт сөйләргә дә, тыңларга да яратмады, күп әйберне тышка чыгармый иде, бар нәрсәне үзенең игелекле йөрәгенә җыйды. Сәхнә артында янына килеп, нәрсә булды дип сорый идем. Ярый әле бер кеше булса да хәлне сорый дип, кәефләре күтәрелеп китә иде. Мин аның нәрсә ошатмаганын да, нәрсә әйтергә теләгәнен дә белә идем. Күзенә язып куела иде аның. Күзеннән дә аңлый торган кешеләр күбрәк булса, бәлки ул бүген исән-сау да булыр иде. Бөтен авырлыкларын да, авырткан җирләрен дә кешегә чыгармады. Сәхнәгә чыккач, бетәр әле, дия иде.
– Хәния Фәрхи Дәнифкә машина бүләк иткән дигәннәр иде… Хакмы бу?
– Мин заказ буенча «Зөлфия» дигән җырны җырладым. Шул җыр өчен миңа машина бирделәр. Бу процесс бик озакка сузылды. Хәния апа шуңа да борчылып йөргән иде.
– Гайбәтләргә мөнәсәбәтегез?
– Артист кешегә гайбәте дә кирәк. Чын тамашачы артист турындагы гайбәтләрне таратып йөрми. Журналистлар ярдәме белән тамашачы безнең хәлне белеп тора. Ә менә артистлар арасында бер-береңнең хәлен белеп: «Синең хәлең ничек», – дип сөйләшеп тору кирәк. Мин үзем, мактанып әйтүем түгел, күп артистларга ярдәм иттем. Өлкән артистларга да шалтыратып хәлен белеп торам. Хәния апага инсульт та булган иде бит инде. Мин аны белмәдем дә. «Ник шалтыратмадыгыз, атна-ун көнгә булса да, хастаханәдә ятып чыккан булыр идегез», – дидем. Соңгы тапкыр 2017 ел алдыннан дәваланды кебек. Мин анда аның белән җитди генә сөйләштем. Чыккач миңа: «Рәхмәт, синең белән сөйләшкәч, тагын дәвалану алдым», – дип шалтыратты. Кешенең аздан гына да күңеле булганын онытмаска иде. Хәния апа тыныч кына ятсын, урыны җәннәттә булсын. Яраткан җырчыбызга ярдәм итәсе килгән кеше аның рухына дога укысын.
– Хәния Фәрхинең исемен мәңгеләштерүгә ничек карыйсыз?
– Урамнарга исем биреп тә, аны киләчәк буыннар белмәскә мөмкин бит. Минемчә, газета-журналларда истәлекләр белән уртаклашу, радио-телевидениедән җырларын яңгырту, тапшырулар әзерләү нәтиҗәле булыр иде. Җырчының җырлары яңгырап торса, ул онытылмыйча, халык күңелендә яши. Аның туган ягында җыр бәйгеләре үткәрү традициягә керсә яхшы булыр иде. Музеен да ачарга кирәк, чөнки Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхи җырчы һәм шәхес буларак моңа лаек.

Зөлфия Галим.

Тулырак: http://shahrichalli.ru/news/ni-khllrd/dnif-shrfetdinov-khniya-apany-kz-karashynnan-alyy-idem
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий