Илсөя Бәдретдинова: «Көн саен болай эшләү — чир» [видео]

-- Лейла

Җырчы Илсөя Бәдретдинова үзе турында кызыклы 10 факт белән уртаклашты.

— Минем турында 10 факт! Мин кычкырып сөйләшкәнне яратмыйм! Узем дә шыпырт сөйләшәм! Нык кайнар су белән юынам. Кайнар аш, чәй эчә алмыйм. Бер тапкыр да блондинка булып караган юк. Һәр көнне чәчләремне юам. Бу чир… Аннары машинамның тупсасына басып чыксалар, бетте баш! Җимешсез кабак бәлешен яратам! Салкын килеш бигрәк тә. Мине тагын музыка училищесыннан куып чыгардылар. Шулай ук ике югары белемем бар. Берсе — модельер одежды и обуви. Икенчесе — эстрада актрисасы. Һәм соңгысы: бер тапкыр да сәхнәгә эчеп чыкканым юк! Әле шунысы бар икән: законлы рәвештә кияүдә булганым юк, — дип яза җырчы.

Бәйле