Эльмира Сираҗи: «Түрәләр мескен халыкны ничек кенә мыскыл итмиләр инде» [видео]

-- Лейла

Журналист Эльмира Сираҗи Казанның Татарстан урамы 21нче йортында урнашкан почтада бер сәгать ярым чират торып, гади халыкны ничек мыскыл итүләренә шаккатып кайтуын сөйләде.

— Почтада сәгатьтән артык чират тордым, китапларны ияләренә җибәрдем. Мескен халыкны ничек кенә мыскыл итми бу түрәләр. Почтада эшләргә кеше юк, нибары бер хезмәткәр эшли, почта бүлеген товар белән тутырганнар. Арыган, нерваланган кешеләр кабынып китәргә генә тора, сәгать ярым эчендә өч ызгыш булды. Бүген генә түгел, hәрвакыт шул хәл монда! Хурлык бит бу! 21нче гасырда кеше сәгать ярым чират торырга тиешме?.. — дип сорау бирә Эльмира ханым.

Бәйле