Журналист, «Татар-информ» мәгълүмати агентлыгының татар редакциясе баш редакторы Рәмис Латыйпов Бөгелмә газетасында чыккан бер мәкалә турында үз фикерләре белән уртаклашты.
Баксаң, газетада «водители прекрасного пола» җөмләсен «гүзәл идәнле шоферлар» дип тәрҗемә иткәннәр.
— Төрле тәрҗемәләр күргән бар анысы, хата булмый калмый инде ул, әмма монысы кадәрен күргән юк иде әле. Бөгелмә газетасы бу. Водители прекрасного пола — «гүзәл идәнле шоферлар» дип тәрҗемә ителгән. Руслар әйтмешли, «это так плохо, что уже хорошо».