Кузбасста фаҗига: шахтада 52 кешенең гомере өзелде [видео]

-- Лейла

25 ноябрь Кемерево өлкәсе Белов районында урнашкан “Листвяжная” шахтасында 5.08 сәгатьтә төтенләнү һәм аннан соң шартлау булган.

Фаҗига – вентиляциядә күмер тузаны яну сәбәпле килеп чыккан.

Кузбасста исән калган коткаручы – 51 яшьлек – Александр Закоряшин, ул аңында, аны Ленинск-Кузнецк хастаханәсенә озатканнар, дип хәбәр итә lifenews_ru

– Ике көн элек миңа янгын чыкканлыгы турында сөйләделәр, әмма моңа бер кеше дә игътибар бирмәде, безгә барыбер “эшләгез” диделәр. Алар һәртөрле исән чыгарга тырышып карадылар, вентиляция, һава керттеләр, болай-тегеләй итенделәр… Кайдадыр юлны яптылар. Шахтада – аста бөтен тишектән газ чыкты, бик көчле метан чыкты, – дип сөйли шахтёр.

Сүз уңаеннан, һәлак булганнарның гаиләләренә төбәкнең хөкүмәте 2 миллион сум акча түләргә вәгъдә итте.

– Бәлки безне утыртып та куярлар, ләкин мин дөресен әйтергә бурычлы, – дип тә өсти Александр исемле шахтер.

Соңгы мәгълүматлар буенча, 52 кеше һәлак булган.

Бәйле