Туган тиешле кешебез ике ел элек бурычка акча алып торган иде. Аңа шактый кирәк иде ул вакытта, без егерме мең сум бирә алдык. Машина алырга, газ котелын алыштырырга кирәк булды. Өстәвенә, балалары да каты гына авырып китте. Аңа дару алырга, анализларга йөртергә кирәк булды. Шулай барысы бергә өелде аларга. Инде, Аллага шөкер, барысын да әйбәт кенә ерып чыга алдылар. Үзләренең тотылган машиналарын уңышлы гына сатып җибәреп, яңага да әлләни күп өстәмәделәр дип беләм, балалары да әйбәт кенә терелеп бетте. Бурычка сораганда алар алдан ук кисәттеләр: иң элек банк кредитын түлибез, аннары соң сезгә бирербез, диделәр. Мин дә ярар дидем, ирем дә ризалашты. Аңламаслык, кеше хәленә кермәслек түгел бит без, туган тиешлеләргә аеруча шулай бит инде. Бүгенге көндә алар теге чакта алынган кредитларын түләп бетерделәр, тормышлары да үз җаена кайтты. Без аралашып, бер-беребезгә йөрешеп яшибез бит, барысын да күреп торабыз. Баргач, ни ашаганнары да күренә, алынган яңа әйберләре дә күренә. Кешенең авызын тикшерүдән түгел, әйбәт яшиләр икән, бик әйбәт, без шат кына. Әмма туганнарыбыз безгә бурычлары бар икәнен онытып җибәргәннәр бугай. Әллә бирәселәре килмиме? Туган кеше – банк түгел, күпме дә көтә алалар дип уйлыйлар микән? Акылы булган кеше, бурычлары була торып: “Без итнең йомшагын гына сатып алабыз, сөяксез филе өлешен”, – дип сөйләп утырмый бит инде. Соңгы күрешүдә хатыны шулай дип утырды безгә. Башкаларга сөйләсә дә, ачуым килмәс иде. Безгә сөйләп тора бит шулай дип! Шунда ук кайтарып, бурычын сораргамы әллә дигән идем, ләкин телсез калдым. Әйбәт тә буласы булган. Әмма эндәшә алмадым инде. Кайткач, иргә әйтәм: безнең филе кисәкләре ашаган юк әле, дим. Ә алар, бурычлары була торып та, сөяксез өлеш кенә ашыйлар икән. Шушы туганның кайнанасы да ачуымны чыгарды: ул акчаңны оныт кына инде син, сез бит туганнар ди. Нишләп онытырга тиеш ди әле мин ул акчаны? Алар бит бурычка дип сорап алдылар, бирербез диделәр. Хәзер ничек итеп сорарга да белмим. Миндә аларныкы сыман әрсезлек юк бит. Кайтарырлыгың булмаса, кешечә сөйләшергә була бит, әлегә юк әле, тагын бераз гына көтегез инде дияргә була. Бурыч түлисе кеше башта тиешеннән котыла инде ул. Аннары соң гына сыйфатлы ризык сатып алып ашый. Бурычың булганда шулпаны сөяктән дә кайнатасың аны. Яки бәрәңгедә утырасың. Бәрәңгене төрләндереп була бит. Әмма шулай дип мин генә уйлыйм бугай шул. Хәзер үз акчаларымны үз аякларым белән йөреп алырга кирәк булыр инде, гыйбрәт.
Ләйсән
«Язмыш кочагы»