Чаллы сукбае подъездда яшәвенә карамастан, эш табарга тели [видео]

-- Лейла

Чаллының һәр шимбә, якшәмбесендә мохтаҗларны кайнар ризык белән ашаталар. Моннан тыш сукбайларга медицина, юридик һәм психологик ярдәм күрсәтелә.

Булышыгыз дип ялварып, Алмаз исемле сукбай мөрәҗәгать итә.

— Мин подъездда гомер итәм. Торыр урыным юк. Эш эзлим. Погрузчик йөртүчесе булып урнашыр идем. Битемнең сул өлеше эшләми, шунлыктан медицина тикшеренүе уза алмыйм. Булдыра алганча миңа ярдәм итсәгез иде. Документларымның барысы да тәртиптә, — дип үтенә әлеге ир-ат.

Ярдәм итәрдәй игелекле кешеләр табылыр әле дигән теләктә каласы килә.

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий