Онкодиспансерның Чаллы филиалында бер хатын-кызның 20 килолы шешен алалар [видео]

-- Лейла

Мондый операцияне биредә беренче тапкыр гына ясаганнар. Шеш корсак тирәсендә булган.

Табиблар мондый шешнең шактый сирәк очрый һәм ул, нигездә, операция ясап булмый торган дәрәҗәдә була дип саный.

— 19 ноябрь көнне онкодиспансерга ярдәм сорап бер хатын-кыз мөрәҗәгать итә. Ул Алабуга районыннан, аңа 48 яшь. Тикшеренүләр үткәргәннән соң, әлеге ханымның корсак өлешендә олы һәм сирәк очрый торган шеш булуы ачыклана. Хатын-кызның корсагы әкрен генә үсә, зурая бара. Пациентка беркайда да бармаган. Әмма шешнең олы булуы аңа йөрергә комачау итә башлый һәм шуннан соң гына ул ярдәм сорап, медицина учреждениесенә бара. Без консилиум җыйдык, тиешле тикшеренүләр ясадык. Һәм тиз арада операция ясарга кирәк дигән фикергә килдек, — дип сөйли Чаллы табибы.

Операция 4 сәгатькә якын дәвам иткән. Аны республика диспансерының 9нчы онкология бүлеге мөдире Әмир Вәлиев, табиблар-онкологлар Николай Макаров, Рафаэль Фритзлей һәм анестезиолог-реаниматолог Радик Шәйхин составындагы мультидисциплинар команда үткәргән.

— Мин моны шундый җитди дип уйламадым да! Грыжа дип йөрдем. Үземә тиешле игътибар бирелмәде инде, — дип сөйли катлаулы операция кичергән пациентка.

Бүгенге көндә пациентканың хәле тотрыклы, ул выпискага әзер.

Бәйле